Материалы

Игътибарлы тәрбияче

последние и лучшие новости искусства в мире

48-9Сәләтле, тәҗрибәле, балаларны яраткан тәрбияче. Бу сүзләр Тубыл шәһәренең 40 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып күп еллар эшләгән Лия Сәйдашева турында. Чиләбе өлкәсенең Селянкино авылында туа, авыл мәктәбен тәмамлап, Златоуст шәһәренең медицина училищесында укып диплом алганнан соң, ул шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлый. Лия Гыйззәтдин кызы үзе белән таныштырып: “Шәфкать туташы булып озак эшләргә насыйп булмады. Тормышка чыгып, гаиләм белән Пыть-Ях поселогына күченеп киттек.

Монда балалар бакчасына шәфкать туташы һәм тәрбияче булып эшкә урнаштым. 1992 нче елдан Тубылда яшибез. Монда балалар бакчасында эшли башлаганыма үкенмим. Хәзерге заман шартларында эшләү җиңел булмаса да, тәрбияченең эше иң кирәкле һәм җаваплы дип уйлыйм. Һәр көн саен ул нәниләрне, әти-әниләрен якты йөз, җылы сүз белән каршы алырга тиеш. Балалар да, әти-әниләр дә төрле бит. Һәр гаиләдә балаларны төрлечә тәрбиялиләр. Балалар бакчасына килгән һәр баланың үз дөньясы бар. Тәрбиячеләргә балаларны кызыксындырып, аларның ышанычын яуларга кирәк. Кече яшьтәге балаларның күңеленә керерлек ачкыч табу җиңел түгел. Балалар бакчасында тәрбиячеләр белемле, түземле булырга, балаларны яратырга тиешләр”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Лия Гыйззәтдин кызы ата-аналар арасында хөрмәт казанган хезмәт ветераны. Ул балалар бакчасында эшләгән чорда шәһәр күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә, проектларда катнашып, җиңүләр яулый. Аның тәҗрибәсе белән уртаклашып язган мәкаләсе Новосибирск шәһәрендә бастырылган ”Современный детский сад. Сборник педагогических идей” җыентыгына кергән. Лия Сәйдашева шәһәр күләмендә төрле дәрәҗәле дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаек була. Үзенең эше турында: “Балалар тәрбияләүдән дә хөрмәтлерәк эш юктыр. Бу һөнәр күңелемә якын булгангадыр, 40 елга якын тәрбияче булып эшләдем. Элек-электән безнең эшебезнең төп бурычы балаларга игътибарлы булу, аларда кешелеклелек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү булды. Безнең эштә иң мөһиме - балаларны ярату. Аларга тәрбия биргәндә уеннар аркылы ярдәмчел булырга, олыларны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатабыз. Күпчелек очракларда, хезмәтебез уңышлы булсын өчен, без әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшләдек. ”Тубыл - яраткан шәһәребез”, “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән проектларда безнең бакчага йөрүче балалар белән әти-әниләре дә катнаштылар. Балалар кече яшьләрендә әкияткә ышаналар. Яңа ел бәйрәмен яраталар, Кыш бабайны көтәләр, алар белән без дә сихри әкият дөньясына чума идек. Яңа елдан ниндидер сихри яңалык көттек. Кечкенәләр ихлас күңеллеләр, алар белән сөйләшү, аралашу күңелләрне күтәреп җибәрә. Тәрбияче хезмәтенең нәтиҗәсе турындагы сорауга, мин балаларның яратып бакчага йөрүләрен күрү дип әйтер идем. Балалар бакчасын, үз төркемнәрен сагынып киләләр икән, димәк, безнең хезмәтебез бушка узмаган. Бүген лаеклы ялда булсам да, мин аларның хөрмәт итүләрен күрәм. Ә инде үсеп җиткән, гаилә корып, үз балалары да булган балаларыбызны шәһәрдә күрү, сөйләшеп алулар, уңышлары турында ишетү безгә дәрт бирә. Аларның балачак вакытларын, безнең яшьлек елларыбызны искә төшереп, яшәреп китәм. Мин Тубылда эшләгән чорымда педагогия колледжында тәрбияче һөнәренә укып чыктым. Бу һөнәрне яратып эшләгәнгәдер, лаеклы ялга чыксам да, әле балаларым, аларның әти-әниләре дә онытмыйлар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, кунакка киләләр”, - дип хатирәләре белән уртаклашты.

Лия Сәйдашева гаиләсендә дә кызы Диананың, улы Русланның, оныклары Дания, Алия, Тамерланның беренче киңәшчесе. Әбиләренә кунакка килгән оныкларының буш вакытлары күңелле һәм файдалы узсын дип, ул төрле мавыктыргыч чаралар оештыра. Үзе скандинавия йөреше, йога белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума