#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Искиткеч әби”ләр ярыштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

14-6Традициягә кергән “Искиткеч әби” бәйгесе Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә ПК “Молоко” (Түбән Тәүде) оешмасы, “Tupperware” савыт-саба фирмасы һәм “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрит Хәкимов матди ярдәме белән узды. Чараны үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева татар әбиләренең яхшы сыйфатларын барлаган матур шигъри юллар белән башлап җибәрде. Ул сөйләгәндә экраннан әбиләрнең бәхетле мизгелләре гәүдәләндерелгән фотосурәтләр күрсәтелеп барды. Аннары ул сәхнәгә бәйгедә катнашучыларны чакырып, тамашачылар белән таныштырды.

Ярышучыларның сәләтләренә бәя бирергә жюри рәисе итеп филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, әгъзалары - җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин, мине билгеләделәр.

Беренче номинация – “Күңел һәрвакыт яшь” дип аталган иде. Биредә әбиләребез үзләре белән таныштырдылар. Мөслимә Сулагаева Яркәү районы, Тәүде авылыннан килгән. Ул 18 ел гомерен мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыкса да, бүгенге көндә дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Тормыш иптәше белән 46 ел матур гомер итеп, 4 балага белем һәм яхшы тәрбия биреп гомер юлына озатканнар. Хәзер инде каникулларга оныкларын көтеп алалар, аларны әбиләре тәмле ризыклар белән сыйлый. Җәйге айларда оныклары әбиләренә каз, үрдәк, күркә, тавыкларын карарга булышалар. Ә кышкы озын кичләрдә Мөслимә апа җырлый-җырлый кул эшләре белән шөгыльләнә. Бәйгегә киеп килгән милли күлмәк-калфагын да ул үзе теккән.

Төмән шәһәрендә Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендә 30 елга якын гөрләп эшләп килүче “Дуслык” ансамбле җырчысы һәм алыштыргысыз алып баручысы Мөнирә Җамалетдинова да сәхнәгә татар милли киеме белән чыкты. Ул сәхнәдә үзен суда йөзгән балык кебек хис итте. Аның бәйгегә зур җаваплылык белән әзерләнгәне һәр адымында күренде. Мөнирә Фәхретдин кызы тумышы белән Аромаш районының Көсәйкүл авылыннан. Бүгенге көндә ул өлкә хәрби комиссариатында хәрби табиблар комиссиясендә фельдшер-сәркатиб булып эшли. Тормыш иптәше белән ике ул үстереп, хәзер 6 оныкларын татар рухы белән тәрбияләп, аларда татар телебезгә, мәдәниятебезгә, динебезгә чын мәхәббәт уяталар. Әлеге чарага Мөнирә апага теләктәшлек белдереп, тормыш иптәше, бала-оныклары да килгәннәр.

Равилә Ешмөхәнбәтова Төмән шәһәренең, Лесобаза районында яши. Ул 18 ел гомерен нефть һәм газ табу һөнәренә багышлаган. Тормыш иптәше белән 35 ел гомер итеп, балалар үстергәннәр. Кызганычка каршы, оныкларының тәгәрәшеп үскәннәрен бабайларына күреп сөенергә язмаган. Ире вафат булганнан соң Равилә апа күп вакытын кул эшләре белән шөгыльләнүгә багышлый. Ул оныкларына оекбашлар, бияләйләр, түгәрәк салфеткалар, урындыкка җәяргә келәмнәр бәйли.

Ярышның икенче турында Мөслимә Сулагаева белән Равилә Ешмөхәнбәтова биюгә осталыкларын күрсәтсәләр, Мөнирә Җамалетдинова сәнгатьле итеп Гөлнара Шәрипованың “Тормыш авыр, зарланабыз” дигән шигырен сөйләде һәм үзенең оныгы Самира белән “Тагын, тагын да” дигән җыр башкардылар.

“Әбиемнең тәмле ашлары” номинациясендә ярышучылар жюри әгъзалары һәм тамашачыларны үзләре әзерләп алып килгән милли ризыклар белән сыйладылар. Мөслимә апа балан һәм мүк җиләге бәлешен, Мөнирә апа күпереп торган күптермә, кош теле һәм җиләк бәлеше, Равилә апа баллы бәлеш пешергәннәр. Оста хуҗабикәләр үзләренең кул эшләрен дә күрсәттеләр. Жюри әгъзалары бик тә яратып М.Җамалетдинованың җепләр һәм сәйлән белән чигеп ясалган картиналарын, М.Сулагаеваның кечкенә ыргак белән бәйләнгән өстәл җәймәләре, корама япмалары, чигүле сөлгеләрен, Р.Ешмөхәнбәтованың бәйләнгән оекбаш-бияләйләре, салфеткаларын карадылар.

“Алтын зирәклек” номинациясендә әбиләрнең тапкырлык, осталык, акыллылык, үткенлекләрен сынадылар. Жюри әгъзалары киңәшкән арада, тамашачыларның кәефләрен күтәреп үзәк хезмәткәрләре Ринат Гарифуллин матур җырлар, ә Лилия Сәйдуллина биюләр башкарды. Аннары Максим Сагидуллин җирле шагыйрә Мөнирә Хөснетдинованың “Картинәләр” дигән шигырен сөйләп ишеттерде. Һәм Мөслимә Сулагаеваны “Уңган әби”, Мөнирә Җамалетдинованы “Иң сәләтле”, Равилә Ешмөхәнбәтованы “Иң ягымлы” исемнәренә лаек булулары белән котлап, бүләкләр тапшырды. Ә тамашачылар мәхәббәтен Мөнирә Җамалетдинова яулады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836