#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Истә, һаман да истә...

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин Казанлы мәктәбендә 1946 елдан эшли башладым. Ул елны мәктәпкә директор булып Зәки абый Латыйпов килде. Бик әдәпле, игътибарлы, чын мәгънәсендә зыялы кеше иде. Аның янында завуч итеп әни – Кайнәт Якубова билгеләнде. Мин җәен Тубыл татар педучилищесына имтихан биреп, укырга китәргә җыенам. Шул вакыт башлангычта эшләгән олы яшьтәге ихтирамга лаек бер абый авырып китте, аның урынына кеше табарга кирәк булды: “Кайнәт апа, Нәркәсне әллә калдырып торасызмы? Сезнең тәҗрибәгез зур, үзегез ярдәм итәрсез, ул читтән торып укыр?!” Аңа каршы килеп булмый иде. Шулай итеп, мин, сигез класс белемем белән, “укытучы” булып киттем. Миңа икенче классны бирделәр. Укулар мәчет бинасында бара иде.

Мәчет тышкы яктан бик матур булса да, класслар өчен җайсыз, үзе салкын иде. Абый осталардан җылы мичләр салдырды, аскы катны тышлатып бер класс бүлмәсе, хезмәт бүлмәсе, коридорында физкультура дәресләре үткәрергә мөмкинлекләр булдырды. Директор үзе дә эшләде, безгә дә тик торырга ирек бирмәде. Ләкин бу басым ясап түгел, аны шатландырыр өчен үз теләгебез белән булыштык. Яшь укытучы кызлар аны үз абыебыз кебек якын күрдек. Ул үзе дә читтән торып укучыларга математикадан гел ярдәм итте. Ләкин аңа күңел биреп тыныч кына эшләргә ирек бирмәделәр. Бигрәк тә мәчетнең манарасы “комачаулады”. Август аенда көзге конференциягә баргач, бөтен район укытучылары алдында район башлыгы: “Анда нинди тәрбия булсын, мөселманнарның айлы манарасы астында эшлиләр”, – дип, безнең бер яхшы якны да күрмиләр иде. Дүрт ел буена Зәки абыйга мәчет манарасын алдырырга куштылар. Ул: “Мәчет – архитектура һәйкәле”, - дип гел ирек бирмәде. Аннан соң дуслары, аның өстендә “болытлар куерганын” сиздереп, китәргә кирәклеген аңлаталар. Авыл халкының якын дусты, укучыларның яраткан укучылары Казанлыдан дүрт елдан соң китеп, Винзили мәктәбенә урнаша. Мин дә дүрт елдан соң институтка киттем. Манараны соңрак алдырдылар, халык риза булмагач, райком эшчесе Калинин күрше авылдан ярдәмчеләр алып бу “зур” эшне башкарды. Ул көнне авыл тынды, кич белән тәрәзәләрдә ут яктылыгы да булмады. Соңыннан укучылар калмагач, мәктәп бинасын күрше авылга саттылар. Без үзебез дә бик юксындык манараны: кышкы каникулда туры юлдан Тарман аркылы кайнатканда кичке ай яктысында, ае ялтырап, ерактан безне сәламли кебек иде. Әлхәмдүлилләһи, авыл мәчетсез түгел: бик күп спонсорлар тырышлыгы белән таштан мәһабәт зур мәчет салынды. Авыл кечкенә булса да, гаетләрдә тирә-як авыллардан да киләләр. Ул вакытларның тере шаһитлары (аз калганнар) үзара Зәки абый Латыйповны искә алып, сөйләшеп алабыз. Аның планнары зур иде: яңа урта мәктәп салдыру, ә мәчетне халыкка бирү! Аның турында, җәмагате Сабирҗиһан апа турында күп язарга булыр иде.

Гомеренең 40 елын Казанлы мәктәбендә үткәргән
Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836