#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җитез, тыйнак апабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәре, Кырынкүл авылында бабаем Әбделәхәт белән әбием Фатыйма Кәримовлар тормыш корганнарында бабаемның улы Абдулла, әбиемнең кызы – әнием Сәрбиҗамал булалар. 1937 елда апабыз Зәкия дөньяга килә. Соңыннан 2 кыз, 1 малай туалар. Уллары Нәбиулла 14 яшендә үлә. Авыр еллар, менә-менә сугыш башланырга тора. Зәкия апа сугыш баласы булып исәпләнә. Кечкенә вакытыннан әнисенә сеңелләрен үстерешә, тырыш, тыңлаучан булып үсә. 6нчы класска хәтле Төмәнгә җәяү йөреп укый. Аягына сыер басып имгәнгәч, имтиханнарын  бирә алмый, шулай  укуын тәмамламый кала.

Кырынкүлдә совхозда парникларда, Яңавылда уенчыклар цехында, “Промкомбинат” оешмасында да эшли. Кияүгә чыгып кызы туа, тормышы уңышлы булмый. Кабат кияүгә чыга, улы дөньяга килә. Аннан да аерылырга туры килә. Әбием, бабаем булышлыгы белән ялгызы ике баланы үстерә. 1967 елда Түбән Тәүде районы, Тарман авылында яшәүче Галиәскәр исемле кеше белән аларны димләп таныштыралар. Аллага тапшырып, тормыш корып яши башлыйлар. Галиәскәр җизнинең хатыны Наилә үлеп китә, 4 бала белән ул  ялгызы кала. Зәкия апа авылны бик ярата. Авыл шулкадәр матур, очы-кырые күренми торган күл буена урнашкан. Урамнары озын, йортлары мәһабәт. Авыл халкы да аны “киленчәк” дип хуш күрә.

Бергә яши торгач, 4 кыз, 1 малай туа. Кече уллары Искәндәр фаҗигале рәвештә вафат була. Авырлыкларга бирешмичән балаларны аякка бастыралар, иңгә-иң куеп тату яшиләр. Абзар тулы терлек: сыер, ат, сарыклар  асрыйлар. Җизни Түбән Тәүдедә урманчы булып озак еллар эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Элек  авылда кечкенә генә икмәк пешерү йорты бар иде. Зәкия апа шунда өч авылга икмәк пешерде. Ипиләре тәмле, аңкып, күпереп пешә торган иде. Аларны  ат белән кибетләргә таратканнар. Ул  шул эшеннән лаеклы ялга чыккан. Бакчада җимешләр үстереп, күп итеп бәрәңге утыртканнар. Җәен балаларны, авыл халкын атка утыртып, җизни урманга гөмбәгә алып бара иде. Күлдән балык тотып, аны сатып, тормышның уңаен табып гомер иткәннәр. Кызганычка каршы, апабызның таянычы - җизни бакый дөньяга күчә. Апаның шушы авылда гомер итүенә дә 50 ел вакыт үткән. Хәзерге көннәрдә  Аллага шөкер, көр күңелле, җизнинең кече улы Әкрам белән яшиләр. “Әле дә бәхетемә шул бала янымда”, – дип бик куана. Олы яшьтә булса да, кызларына, оныкларына, нәбәрәләренә булыша.

Җәй көннәрендә бакча башына чыгып үләннәр, гөмбәләр җыеп керә. Сабыр, тырыш, ярдәмчел.

Улы да янәшәдә аерым өйдә яши. Килене дә “җисеменә-җимеше” дигән кебек үзенә охшаган, эш сөючән. Бакча җимешләрен, сөт ризыкларын Төмәнгә илтеп саталар. Терлекләре күп, килен хөкүмәт эшендә эшли. Апа авырып китсә, шифаханәгә алып бара. Кызларының һәркайсы “инәү” дип хәлен белешәләр.

Күптән түгел әниебез Сәрбиҗамал үлеп китте. Соңгы юлына озатыштылар. Апа йолаларны әйтеп, безне өйрәтеп торды, киңәшләшеп ярдәм итте. Барча туганнарыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Апа! Аллаһы рәхмәтендә бул, сиңа куәт, исәнлек-саулык телибез. Аяк-кулың сызлаусыз, кәефең күтәренке булсын. Йортыңда ут-яктыларың һәрвакыт балкып торсын.

Сәрвәр АИТОВА, Төмән шәһәре, Кырынкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836