#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изгелек онытылмый ул

последние и лучшие новости искусства в мире

34-61нче сентябрьдә “Автоколонна 1228” оешмасын 18 ел җитәкләгән, күренекле җәмәгать эшлеклесе, шөһрәт казанган милләттәшебез - Мирас Әбделман улы Ханнановның вафатына 20 ел тула. Ул 1930нчы елда Ялутор районы, Рауды авылында зур гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Ул әнисенең көмәнендә булганда, әтисе үлеп китә. Болай да ачлык, җитешсезлек еллары, өстәвенә гаилә ризык табучысыз да калгач, билгеле, Мирас Әбделман улының балачагы көнләшерлек булмый. Авыл башлангыч татар мәктәбендә белем алгач, башта әнисенә булышып “Пролетарий” колхозында эшли, 15 яше тулгач, тракторга утырып колхоз кырларын сөрә.

Армия хезмәтенә алынганчы, авыл укытучысы Идия Гафар кызы белән кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Туган ил каршындагы бурычын ул Памир тауларында үти. 1961 елда хатыны һәм ике кызы белән Төмән шәһәренә күчеп киләләр, яңа йорт төзиләр. Биредә Мирас Әбделман улы ПАТП оешмасына шофер булып эшкә урнаша һәм 5 сыйныфка кичке мәктәпкә укырга керә. Татар мәктәбендә белем алганга, рус телендә укыйсы бик авыр була аңа, ләкин хатыны һәм класс җитәкчесе төшенкелеккә бирелмичә, укуын дәвам итәргә төрле яктан ярдәм итәләр. Аннары ул читтән торып авыл хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлый. 1965-1969 елларда Мирас Әбделман улы йөк ташый торган 4нче автотранспорт оешмасында баш инженер булып, аннары директоры итеп билгеләнә. Шул чорда ул яңа автохуҗалык төзи. 1972нче елдан ул хәрбиләштерелгән 1228 автоколоннасы җитәкчесе вазифасын башкара. Шул елларда, белемен үстерү нияте белән, марксизм-ленинизм университетының хуҗалык җитәкчеләре бүлеген, 1978-1980 елларда социологик тикшеренүләр бүлеген тәмамлый. Мәшһүр җитәкчесен искә алып бу оешмада бухгалтер булып эшләгән Гөлнур Ягудина: “Мирас Әбделман улы җитәкчелегендә 750 кеше эшләде. Ул, җитәкче буларак, үзенә һәм хезмәткәрләренә таләпчәнлеге белән аерылып торды. Шул ук вакытта аңа теләсә нинди сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итеп була иде. Беркемне дә игътибарсыз калдырмады, акыллы киңәше, матди яктан да булышты. Яңа гына хезмәт итеп кайткан күпме яшь егеткә тормышка юллама бирде. Ул эшен югары дәрәҗәдә башкарды, шуңа хезмәткәрләре дә хөрмәт иттеләр, аны уңайсыз хәлгә куймаска тырыштылар. Төньякка КамАЗ машиналарында күпме йөк ташылды. Урып-җыю вакытында Упорово, Исәт һәм башка районнарга күпме машиналар эшкә җибәрелде, алар белән бергә агитбригадалар да йөрделәр. Оешманың үзенең тын оркестры, балалар бакчасы, дуңгызлар комплексы, ял итү базасы, ашханәсе булды. Эшчеләрне фатирлы итәр өчен оешма биш катлы 3 йорт төзеде. Фатир алучыларның шатлыкларын уртаклашып, Мирас Әбделман улының ничек һәркемнең урнашканын карап, котлап йөргәне әле дә хәтеремдә. 1228 автоколоннасы шәһәрнең 9нчы мәктәбенә шефлык итте, Яңавыл территориясендә урнашкан 10нчы китапханәгә һәрвакыт булышты. “Чәйханә”не (бүгенге көндә ул “Этнос” балаларга белем бирү үзәге дип атала) ачуда да аның өлеше зур булды. Төрле милләт халкы эшләсә дә, бердәм булдык, үзара дус яшәдек, бәйрәмнәрне күңелле уздырдык. Ул елларда сеңелләрем эшләгән оешмаларда андый атмосфера булмады. Бүгенге көндә дә үзләренең хезмәткәрләренең иминлеген кайгыртучы җитәкчеләр күбрәк булса иде. Мин Мирас Әбделман улына әтием кебек зур хөрмәт белән карадым, бу турында мин аның үзенә дә әйттем, соңыннан, бер юбилейда күрешкәндә. Тормыш юлымда шундый кеше белән очраштырганга язмышыма бик рәхмәтлемен. Хәзер дә зиратка барган чакта, аның кабере янында туктап, дога укып узам”, - дип сөйләде.

34-41991 елда Мирас Әбделман улы 3нче ПМКның җитәкчесе вазифасын үз җилкәсенә ала. Биредә эшләгәндә дә ул Ватутина урамында 71 фатирлы йорт салдыра һәм ПАТП -2 оешмасының администрация бинасын төзетә. Мирас Ханнанов күрсәткән фидакарь хезмәте өчен илебезнең иң югары бүләге - “Хезмәт байрагы” ордены һәм күптөрле медаль-билгеләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ул күп мәртәбә район советы депутаты итеп сайлана, кайда гына хезмәт итсә дә, ул һәрвакыт хезмәттәшләре, түрәләренең хөрмәтен яулый. Гомере аның көтмәгәндә, 1997 елның 1 сентябрендә йөрәк авыруыннан өзелә. Милләт җанлы якташыбыз, күрсәткән изге эшләре белән бүген дә халык күңелендә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836