Материалы

Күңелләрне нурландыручы Гөлбикә

последние и лучшие новости искусства в мире

15-4Бу көннәрдә, 2 ел сагынып көттергәннән соң, Гөлбикә ханым Хайрльварина кабат Төмән шәһәренә килеп, мөселман хатын-кызларыбызны илһамландырып, 3 көн дәверендә “Аңлы рәвешле тормыш” дип аталган рухи-мәгърифәти семинар уздырды. Бу чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме, өлкәнең үзәкләшкән мөселман диния нәзарәте, “Сабыр” өлкә дини һәм мәдәни мирас фонды тырышлыгы белән оештырылды. 29 март көнне “Аиша” журналының баш редакторы һәм танылган мөселман димчесе Гөлбикә ханым гүзәл затларыбызны шәһәрнең “Петр Столыпин” эшлекле үзәгенең конференцияләр залына җыйды.

Фойеда китаплар, хатын-кызларга бизәнү әйберләре сатып алырга мөмкинлекләр булдырылган иде. Биредә Гөлбикә ханым белән Уфа шәһәреннән килгән Айсылу Сәфәрова хатын-кызлар өчен яулыкны матур итеп бәйләү буенча мастер-класс үткәреп, кәсебенең серләрен ачты. Чара, гадәттәгечә, Коръән сүзләре белән башланып китте. Кунакларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов, комитетның яшьләр координацион советы рәисенең урынбасары Эльвира Арсланова, Илдар хәзрәт Зиганшин сәламләп, уңышлы эшләр теләделәр. Илдар хәзрәт: “Беренче семинардан соң бу очрашуның файдасы нидә дип уйланган булсам, бераздан шундый нәтиҗәгә килдем. Билгеле булганча, уңышсыз хатын-кыз бәхетле гаилә төзи алмый, балаларына да яхшы тәрбия бирмәячәк ул. Димәк, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт иминлеге дә хатын-кыз кулында булып чыга. Моның өчен хатын-кызлар белемле, күркәм холыклы, әхлаклы, югары культуралы булырга тиешләр. Гаилә тормышында ир үзенең хатыны, ә хатын - ире белән горурланырга тиеш. Сезнең рухи яктан үсүегез өчен без бөтен шартлар, мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз”, - дигәннән соң, ир-атлар залдан чыктылар. “Сабыр” фондының хатын-кызлар хәрәкәтен җитәкләүче Әлфия Зиганшина: “Семинарның төп максаты – хатын-кызларыбызны берләштерү, сөйләп аңлату, аларның теләкләрен ишетеп, проблемаларның чишү юлларын карау. Шуны да әйтергә кирәк, мәчет каршында “Сабыр” фонды төзелде. Биредә тормыш авырлыкларына очраган хатын-кызларыбызга төрле яктан ярдәм итү, ул - матди, рухи, хокук сораулары буенча консультацияләр һәм башкалар. Без уртак бәйрәмнәрне дә үткәрәбез. Семинарлар һәр йортка яхшылык, иминлек, дуслык алып керер дип ышанабыз”, - диде.

Гөлбикә ханым лекциясен ”Ничек бәхетле булырга?” дигән сорау белән башлап, җавапларын төрле кызыклы мисаллар белән исбатлап әңгәмә формасында алып барды. Шул арада ул үз гаилә тормышы белән дә таныштырып барды. Ике ел эчендә Гөлбикә Рамил кызының тормышында күп кенә үзгәрешләр булган. Бер ел элек Хайрльвариннар гаиләсендә икенче кызлары дөньяга килгән. Югары медицина белемле ханым тиздән Россия ислам университетының “Дин гыйлеменең нигезләре һәм ислам тарихы” факультетын тәмамлый икән. Шулай ук ул Башкортостан дәүләт педагогия университетында психолог һөнәрен үзләштерә. Себер ягына килер алдыннан ул 1 атна Казахстанда, 4 атна Мәскәүдә семинарлар, тренинглар, консультацияләр үткәреп кайткан. Бүгенге көндә аның укучылары да барлыкка килгән, мөселман димчесе буларак, ул 90 парны кавыштырып, 1200 парны аерылышудан саклап калган.

Айсылу Сәфәрова турында да әйтеп китәргә кирәк. Аның төп эше – яшь кәләшләрне никахка, туйга әзерләү. Шулай ук мәҗлесләргә барырга җыенган мөселман хатын-кызларына макияж, чәчләренә прическалар ясый, яулыкларын матур итеп бәйләп бирә.

Икенче, өченче көннәрдә Гөлбикә ханым “Мәхәббәт көе яки хатын-кыз бәхетенең бизәкләре”, “Яңартылган рухтагы хатын-кыз гаиләсенең агымы һәм чәчәк атуы” дигән тема буенча семинар уздырды. Әлеге очрашуларда булган Рафия ханым Ниязова: “Гөлбикә ханым уздырган тренингларда катнаша алуыма бик шатмын. Шул хәтле позитив, уңай хисләр күп булды, шундый җылы атмосферада рәхәтләнеп утырасың. Биредә һәр хатын-кыз, үзенең статусына карамастан, күңелен борчыган сорауларга җавап таба алды дип уйлыйм. Тренинг вакытында, аннан соң да үземне хис иткән халәт миңа бик ошады. Үзем турында бик кирәкле һәм файдалы нәрсәләр белдем! Зур рәхмәт Гөлбикә ханыма, яңа очрашуларны көтеп калабыз”, - диде. Төмәннән китәр алдыннан Гөлбикә ханым: “Төмән җире үзенең бай тарихы белән генә күренекле түгел, биредә гадәти булмаган атмосфералы кешеләр яши. Бары тик аларның йөрәк утлары, чиксез яхшылыклары гына буранлы салкыннарга, бозлы җилләргә каршы торырга көч бирә. Күрешмәгәнгә 2 ел үтте, бик сагынып килдем. Хатын-кызларыбызның үзенчәлекле мәгънәсе белән тулыландырылган 3 көнлек очрашу бәрәкәтле, муллык, иминлек белән узды, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума