Материалы

Каенамны сагынам

последние и лучшие новости искусства в мире

Килен-каенана мөнәсәбәтләре борынгыдан четерекле тема булып тора. Бүгенге көндә дә бик актуаль. Элек килен каенана белән бергә яшәргә, яңа гаилә тәртипләренә төшенергә мәҗбүр булса, хәзер хәлләр башкачарак. “Каенанасы нинди - килене шундый”, “Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал” кебек халык мәкальләре дә күпне сөйлиләр. Даими укучыбыз, хәбәрчебез Лилия апа Мөхәммәдиева нәкъ менә шул тема буенча аерым сәхифә ачарга тәкъдим ясады. Үзе беренче язмаларның геройларын да табып куйган. Бу язма каенанасын сагынып искә алучы килен Гайния апа Сөләйманова белән әңгәмәдән соң туды.

Сездә нинди кызыклы уңай һәм тискәре очраклар, хатирәләр булганы бар, хөрмәтле укучыларыбыз? Башкаларга сабак, яисә үрнәк булсын дип үз тормышыгыздан алган игътибарга лаек хәлләрне дә язып, газетабыз адресына хат юллый аласыз. Сездән хатлар, хәбәрләр көтеп калабыз.

Редакция.

Гайния Сөләйманова Төмән районының Турай авылында туып-үсә. Очраклы рәвештә дискотекада танышкан егет – Исламетдин Низам улы аның гомер юлдашы булыр дип кем уйлаган?

Апаларына ияреп клубка барган яшь, ак яулыклы кызны тиз күреп ала Антипинода хезмәт итүче солдат егет. Аны бер күрүдә ошатып, аннары елга якын алар дуслашып йөриләр. Спортчы Ислам чаңгы белән очрашуга килә. Сигезенче классны тәмамлаганнан соң, әнисе Төмәнгә укырга җибәрмәгәч, Ямбай балалар йортына эшкә урнаша Гайния апа.  

- Әти-әнием безнең дуслыкны белми дә калдылар, - дип сөйли ул. – Апамның иптәше дә Ислам хезмәт иткән частьтән иде, бу егетне аның янына килә дип уйладылар. Солдат хезмәте ахырына да якынлашты. Өлкән сержант буларак, бер төркем якташларын озатуны аңа тапшырсалар да, ул аларга вокзалда гына киңәшләрен биреп, Турайга әти янына килде. Аны гаҗәпкә калдырып, мине үзенә гомер юлдашы итеп алып китәргә теләвен хәбәр итә, рөхсәт сорый. Озак сөйләшкәннән соң, алар аңлашып, килештеләр. Әнием белән әзерләнеп, никах укыттылар. Без, күңелемдәге курку хисләрен тыярга тырышып, Урал ягына, Сафакүл районының Морзабай авылына иремнең туган йортына юл алдык. Ислам алдан хәбәр иткән иде, “Встречайте, я не один, а с Галиной”, дип телеграмма сукты. Безне анда әйбәт итеп каршы алдылар. Каенанам йөгереп килде: “Галина, дип язгач, марҗаны алып килә икән дип курыккан идем, татар икәнсең”, - дип бик куанды. Барлык туганнары җыелышып, тагын да никах укыттылар. Зур түгел өйдә әти-әни белән бергә ике энесе яши иде. Әйбәт торып киттек. Авыл урманга сыенып утыра. Шулкадәр матур табигать. Мин үземне бик бәхетле хатын итеп тоеп канатланып йөрим. Каенанам һәр эштә дә булыша. Башта сыер саварга өйрәндем, Турайда сыер саву миңа эләкмәгән иде, балалар йортыннан да эштән бушамаганмындыр инде. Аннары ындыр табагына үлчәүче булып кердем, кышын хисапчы вазифасын башкара идем. Бер-бер артлы ике кызыбыз, бер малай дөньяга аваз салдылар. Үзебез эштә вакытта аларны әти-әнием карарга булыштылар. Алар лаеклы ялда булсалар да, хуҗалыкта 3 сыер, 15ләгән сарык, тавык-үрдәкләр, казлар күп итеп асрадылар. Мине икмәк салырга, бәлеш, бавырсак һәм башкасын пешерергә, йон оекбашлар бәйләргә, каз мамыгыннан юрган ясарга өйрәтте каенанам. Күлмәкләрне үзе тегә иде. Бик акыллы, динле намазын калдырмый торган каенанамның бер авыр сүз әйткәне булмады. “Кызым”, - дип кенә торды. Мин дә яратып, “әтием, әнием”, ди идем. Хәзер бакый дөньяларына киткән ике яктан да кадерле кешеләремне бик сагынам, урыннары җәннәттә булсын.

Өйдә тагын егетләр булганга, иптәшем Ислам белән Турайга килдек. Энебезнең дә өйләнергә теләге булгач, әти-әниемнең хәлен белешергә киткән Исламым эш турында сорашып, җитәкченең фатир да вәгъдә итүенә ышанып, бу якка күчтек. Әле шундый саф һавалы авылда, алтынга тиң әти-әни янында рәхәтләнеп яшәр идем. Ирем төрле техниканы белгәнгә, эшне тиз тапты. Фатир белән генә проблема чыккач, төньяктан чакыру килгәнгә, Радужный поселогында яшәп алдык. Анда пешекче һөнәре буенча укып, ашханәдә эшләдем. Монда да каенанам әзерләргә өйрәткән аш-суларның файдасы бик зур булды. Каенанам сәламәтлеккә файдалы төрле рецептларны да күп белә, куллана иде.

Хәзер үзләре каенана-каената булган Гайния апа белән Ислам абый малайлары янында киленнәре белән дус-тату яшиләр. Киләсе елга бергә матур көн итүләренә дә 50 ел була. Гайния апа да, каенанасы үрнәгендә, киленен аш-суга, гаиләдә уңай мөнәсәбәт булдырырга өйрәтә. “Гел догада торам, оныкларым да төрлесен пешерергә осталар”, - диде Гайния апа.

Менә шулай бер-берсенә юл куеп, бер-берсен якын итеп кабул иткән ике хатын-кызның уңай язмышларын ишетеп чын-чынлап шатланасың, сокланасың.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума