Материалы

Кайда туды, шунда кирәк булды!

последние и лучшие новости искусства в мире

15-3Рауза Зәйнулла кызы Алимова (Усманова) Вагай районы, Икенче Вагай авылында гади, эш сөючән, күп балалы гаиләдә 1964 елның 15 нче апрелендә 6 нчы бала булып туа. Кечкенәдән үк тырыш, эш яратучы, ярдәмчел, белемгә омтылучан, сәләтле кыз булып үсә. Бигрәк тә җыр-моңга һәвәс була. Мәктәпне актив, иптәшләренә үрнәк кыз мәктәпне гел “5”ле билгеләренә тәмамлый. Әти–әниләре гади колхозчылар булуга карамастан, балаларына югары белем бирү максатын куеп, аларга күркәм тәрбия бирәләр. Рауза Зәйнулла кызы Тубыл дәүләт педагогия институтының тарих бүлегенә укырга керә һәм бик яхшы укый. Кыенлыклар алдында каушап калмый, куелган максатына кыю атлый. Югары белем алып туган авылына, туган мәктәбенә кайта һәм әле дә хезмәт итә.

Рауза апа язмышын, бәхетен туган авылында, мәктәптә таба. Башта балаларга тарих дәресләрен, аннары инглиз телен укыта. Бөтен гомерен мәктәпкә багышлый, әдәпле-әхлаклы, тәртипле-тәрбияле укытучы ул. Рауза апам һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, эчкерсез һәм тыйнак кеше. Аның ”үскәнем”, “балам” сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта ала. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, җавабын бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Икенче Вагай мәктәбендә ул хезмәтенә тугры булып, яратып 30 елдан артык эшли. Эшләү дәверендә киң күңеллелеге, тырышлыгы, балаларга чиксез мәхәббәте белән аерылып тора. Ул һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни-методик эшчәнлеге, эзләнүләре генә укытучыны профессионал дәрәҗәгә үстерә ала. Заманча фәнни ачышлар белән танышып бара, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнә, укытуның яңа программалары, концепцияләре белән таныша, укытуда заманча информацион технологияләрне куллана.

Рауза апа – универсаль кеше, чөнки ул һәркемгә якын дус, сердәш, психолог та. Авылда узган һәр чарада актив катнаша,   юбилей-мәҗлесләргә сценарийлар яза, әзерләүдә ярдәм итә. Бар туганнарына булыша, коллегаларына ачык йөзле, ягымлы, игътибарлы. Рауза исеме дә үзенә килешеп тора - чәчәклек, гөл бакчасы, җәннәт бакчасы дигән мәгънәне анлата. ”Нәкъ менә шушы асыл, күркәм сыйфатлары, кешелеклелеге өчен без аны бик яратабыз”, - диләр туганнары, апалары, сеңелләре. Рауза апа әниемнең якын туганы, коллегалар, алар шатлык-кайгыларын бергә уртаклашалар. Ул гаиләсендә яраткан әни, сөекле тормыш иптәше. Тормышта да бик уңган хатын, бик оста хуҗабикә. “Мин бәхетле!”- ди ул. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Ә менә Рауза апага бәхетле булыр өчен гаиләсе, тыныч, матур тормыш, яраткан эше, туганнарының яхшы мөнәсәбәтләре бик җитә икән. Тормыш иптәше белән пар килеп, яратышып, киңәшләшеп бәхетле яшиләр, балалар үстерәләр. Оста куллы, ярдәмчел, өйдәге бар эшләрне дә алып баручы тормыш иптәше Ислам Туктасын улы мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли. Кызлары Диана әни-әтисе юлыннан бара, Тубыл педагогия институтын тәмамлый. Тормыш гел тигез булмый, шатлыклары белән югалтулар да килә, кайгы–хәсрәтләргә бирешмичә бергә кичерделәр. Алар авылның хөрмәткә лаек кешеләре, без моны беләбез һәм алар белән горурланабыз. Рауза Зәйнулла кызының 15 апрельдә туган көне. Бүген дә ул тирә-ягындагы кешеләргә шатлык өләшә, олысы-кечесенә дә ул кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казанган.

Тәнзилә ТИМКАНОВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума