Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кем җырлады?

последние и лучшие новости искусства в мире

(хикәя)

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк - бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора... Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен - әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы - моннан карап белеп булырлык түгел.

Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр... Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.

...Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант - татар егете ята. Егетнең хәле авыр - уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа... Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый...

Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.

Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды - эчәсе, бик эчәсе килә иде аның...

Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен туташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.

...Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне катып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мендәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тизрәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һушыннан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөньясы эссе томанга йотылса да, җыр... җыр калды.

Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кызыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын шинель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.

Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек... Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.

Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.

(Дәвамы киләсе саннарда). Әмирхан ЕНИКИ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836