Материалы

“Кеше үсештә булырга тиеш”

последние и лучшие новости искусства в мире

34-4Август ахырында 60 яшьлеген каршы алачак Минзат Ибәтуллин исеме өлкәбездә яшәүчеләргә яхшы таныш. Алай гына түгел, аны татарлар яшәгән күп төбәкләрдә беләләр икән. Хезмәт кенәгәсендәге язуларга күз төшерсәң, Минзат Вахит улы Татарстанның “Татарстан яшьләре”, Түбән Новгородта чыгып килә торган “Туган як” газеталарында эшләп алган. Иҗаты ташып торган егет хезмәт юлын агач эше остасы булып башлаган. Армия хезмәтендә электромонтер һөнәрен үзләштергән. Китап укырга, дөнья хәлләре белән гел танышып торырга яраткан М.Ибәтуллин 1981 елдан башлап татар матбугаты белән даими элемтәдә тора: өлкәдәге татарлар тормышы турында язмалар җибәрә, хикәя, парча, юморескалары да бастырыла.

“Татарстан радиосы” журналистлары белән телефон аша да элемтәгә керә, аудиоязмаларын да алар теләп кабул итәләр. Татар матбугатының барысы белән дә таныш дип әйтергә дә мөмкин. Ул төрле өлкәләрдә чыгып килүче күп газеталарны почта аша алдыра. “Яңарыш” өлкә татар газетасында да эшләп ала. Төмән өлкә яшьләр оешмасы рәисе итеп билгеләнә. “Ургыл” яшьләр газетасын оештыра, редакторы була. 1995 елдан күптәнге хыялы тормышка аша – Минзат Вахит улы Төмән өлкә татар китап нәшриятын ачып җибәрә. Һәм әлеге көнгә кадәр шунда иҗат итә, аның җитәкчесе вазифасын башкара. Таләпчән нәшриятчы кулыннан бик күп әсәрләр үтә, ул аларны җентекләп тикшереп, тәртипкә салып, татар бизәкләре белән матурлап китап итеп чыгара.

Шигырьләр язу серен дә ачты әле ул. Аның төньяк шәһәрләренә багышланган берничә шигыренә көй язылып, җыр булып яңгырыйлар икән. Аларның күбесе шул шәһәрләрдә яшәүче актив милләттәшләребез соравы буенча туды, ди ул.

Кәгазь, язу арасыннан аны агач эшенә мәхәббәте борынгы уен коралларын ясарга бакчасына алып чыгып китә. Төмән районының Боровский поселогының матур табигате кочагында саз, ятаган, думбралар ясый. Гөсләне ясарга материаллар эзли.

Аның китап киштәсендә 4 тел буенча 160 сүзлек бар. Әле поселок музеена татар халкына кагылышлы экспонатларны җыюда, урнаштыруда да зур ярдәм күрсәтә. Анда нәсел истәлеге булып сакланган беләзек, гарәп шрифтындагы элекке дәрес китаплары һәм башка әйберләр бүләк итә. Авылларга барырга тырыша, аннан материаллар алып кайта. Урманнан һәм бакчасыннан җыйган шифалы үләннәр белән чәй эчәргә ярата. Җомга саен мәчеткә намазга ашыга.

Хәзер күп вакытын фәнни эшләргә багышлый. “Иң элек Төмән шәһәренең 39 нчы мәктәбендә урта белем алып, аннары Башкортостанның Стәрлетамак пединституты филология факультетының башкорт бүлегендә укып йөрүләрем юкка гынамы? - ди ул. Алган югары белемне тиешенчә куллана да белергә кирәк. Кеше үсештә булырга тиеш”.

- Хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Себер ягында иҗат иткән Мәүлекәй Юмачиковның иске татар телендәге әдәби әсәрләрен яңа шрифтка күчерәм, монографияләр, риваять, дастаннарны бастыруга әзерлибез. М.Юмачиковның 8 нче китабын эшкәртеп бетердем. Монда казах галимнәре белән эшләргә туры килде. Чөнки авторның казах телендә бастырылган китаплары да бар. Аларны тикшереп, кереш сүзен әзерләргә кирәк. Бу эшләр барысы да өлкәбездә яшәп иҗат иткән XIX гасырдагы татар шагыйре М.Юмачиковның быел май аенда үткән тууының 185 еллыгына багышланды. Ул бер әсәрендә май аенда туганлыгын күрсәтә.

Быел планлаштырган 15 китапның 4се дөнья күрде. Нәшрият тарихында барлыгы 110 төрле китап чыкты.

Һәр татар тормышындагы чарага да килергә тырышкан киң күңелле, гади, ярдәмгә омтылган тирән фикерле Минзат Ибәтуллинның планнары күркәм, чиксез. Аңа сәламәтлек, эшендә гел уңышлар юлдаш булсыннар!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума