#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кешеләргә кирәк булу – үзе зур бәхет

последние и лучшие новости искусства в мире

15-4Түбән Тәүде районы, Бухтал авылына 10 чакрым җитәрәк, нәкъ юлның ике ягында Новопокровка авылы урнашкан. Анда татар, рус һәм башка милләтләр гомер кичерә. Советлар чорында шул авыл бетеп тә алды, әмма, яңа хуҗалыклар ачылып, авыл берничә ел эчендә яңадан үсеп китте. Биек җирдә, комлыкта үскән мәһабәт наратлыклар арасында матур-матур йортлар пәйда булды. Әлбәттә, яңа авылга яңа мәктәп кирәк иде һәм ул берничә катлы, кирпечтән төзелгән мәктәп, 1989 елда ачылды.

Екатеринбург шәһәренең мәдәни-агарту училищесын гел бишлекләргә тәмамлаган, Рузилә Рифкат кызы Гимранова шул чакта мәктәпнең тантаналы ачылу линейкасын алып барды.

Рузилә ханым Төмән дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын 1995 елда тәмамлый. 2003 елда  Төмән дәүләт университетында филолог  белгече дипломын ала. Ул югары квалификацияле категориягә ия, 2009 елда Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Р.Гимранова Урманбаш авылында туып-үсә. Беренче укытучысы Гөлнур апа Хәйруллина аны күп нәрсәгә өйрәтә: табигать белән аралашырга, елга тавышын, кошлар сайравын тыңларга, аерырга, урман серләрен һәм башкалар...

Шуңа күрә Рузилә Рифкат кызының театр ясап уйнау, шигырьләр һәм туган телдә матур итеп сөйләү сәләте бала чактан ук үсә. Белеме дә шуңа нигезләнгән кешенең, әлбәттә, балалар арасында һәм аларның ата-аналары белән эшләү Рузиләгә төрле ысулларны куллана-куллана алга барырга зур мөмкинлекләр ача. Ул оештыру эшләренә сәләтле, балалар һәм ата-аналар белән уртак тел табып, төрле кызыклы чаралар уздыра. Аның эше тәрбия темасына кагылышлы буларак, һәрбер мероприятие нәтиҗәле үтә, һәрбер укучыга үзен тоярга ярдәм итә. Иҗади карашы мәктәп тормышын кызыклы һәм эчтәлекле ясый. Рузилә ханым һәрвакыт яңа методлар эзләү юлында, балалар белән эшләү, кичәгедән бүген алгарак атлау максаты белән яши.

Армас-талмас укытучы үзлектән белем үстерүгә игътибар бирә, үзендә тупланган тәҗрибәне бик теләп укытучылар белән уртаклаша. Ул канатланып, илһамланып эшли. Укучылар, ата-аналар арасында зур хөрмәткә ия. Үз эшенә тугрылыклы, хезмәт сөючәнлеге белән укытучылар арасында үрнәк булып тора.

Быел 4 мартта “Укытучы елы” район бәйгесендә  “Армый-талмый педагогик эзләнүләр” номинациясе буенча Рузилә Рифкат кызы җиңеп чыкты, “Тамашачылар мәхәббәте” призына да лаек булды.

Шунда Новопокровка мәктәбе коллективы “Ура” кычкырып залны яңгыратты. Җиңүче, һичшиксез, Рузилә Гимранова булды. Мәктәпнең бердәм, дус, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп яшәүче коллективына рәхмәтле Рузилә ханым. Ул рус әдәбияты, тарих, дөнья мәдәнияте фәннәреннән укыта.

Хәзерге заманда мәктәптә укыту җиңел түгел. Көн саен укытучыга таләпләр үсеп тора, мәктәп тормышында мобильлек хөкем сөрә, йөкләмәләр зур әле, түбән эш хакы, бик күп кәгазь эшләре үзәккә үтә. “Бәлки сиңа эш урыныңны алыштырыргадыр?” – дип сораучыларга Рузилә ханым елмаеп: “Мин үземне балаларга, ата-аналарга, коллегаларыма кирәклегемне тоеп яшим”, - дип җавап бирә.

Килешегез, кешеләргә кирәк булу – ул зур бәхет.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836