Материалы

Хөрмәтле укытучыларыбызга рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәте мактаулы һәм шул ук вакытта иң авыры. Мәктәп бусагасыннан беренче атлап кергән баланы кояштай елмаеп каршы алу, аңа аң-белем, тәрбия һәм тәҗрибәңне тапшыра белү - ул зур талант. Һәрбер укытучы киләчәктә укучысының уңышларга ирешүен тели. Мин үземнең мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат апа Турышеваны, Төмән дәүләт университеты профессоры, өлкәдә туган тел буенча олимпиадалар оештыручы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаны, район методик берләшмәсе җитәкчесе, Санникова урта мәктәбе укытучысы Гүзәл апа Колмәмәтованы, Казан шәһәренә төбәкара һәм халыкара олимпиадаларга алып барган Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укытучысы Халидә апа Кирамова, Төмән районы, Шыкча мәктәбе укытучысы Гүзәлия апа Муллачанованы, “Нурлы алан” җәйге лагерына алып барган Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы Банисә апа Ниязованы һәм мәктәп директоры Гөлбану апа Барсукованы, завуч вазифасын үтәүче Заида апаны, үземнең сыйныф җитәкчесе Алсу апа Барсукованы һәм барлык укытучыларны якынлашып килә торган Укытучылар бәйрәме белән тәбриклим.

Яраткан укытучым дип мин беркемне дә аера алмыйм, чөнки барысын да яратам, хөрмәт итәм. Укытучы эше җиңел түгел, һәр балага белем, акыл бирү өчен күпме көч, вакыт кирәк. Апалар әле дәрестән соң да безне төрле конкурслар, олимпиадаларга, имтиханнарга әзерлиләр. Безнең уңышларга шатланалар, кайчак юаталар. Мин барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, исәнлек-саулык, озын гомер телим. Без аларны бик яратабыз.

Риана БАРСУКОВА, Тубыл районы,
Вәчир урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума