Материалы

“Киленемә чиксез рәхмәтлемен”

последние и лучшие новости искусства в мире

14-7Гасырлар дәвамында килен һәм каенана мөнәсәбәтләре актуаль тема булып торган. Хәзер дә бар алар. Бүген аерым яшәргә омтылучы киленнәр заманы. Каенаналар да бу хәлгә риза. Тик менә картайган әби-бабайлар игътибарны күбрәк сорый шул. Ярдәмгә мохтаҗ вакытларында яннарында якыннары булмау кайгылы нәтиҗәләргә дә китерә.

Төмән районының Турай авылында көн итүче Саяра Гани кызы Салиманова ике егет тәрбияләп үстерә. Алар вахта ысулы белән читтә эшлиләр. Кечкенәсе Ильяс өйләнеп, Ямбай авылында йорт салалар. Әле күчеп өлгермәгәннәр.

Саяра апаның 2 яшьлек оныгы үсеп килә. Беркөнне апа үзен начар хис итә. Ике баласы да эштә. Авырулар исемлеге, Аллага шөкер, җитәрлек. 2нче группа инвалид. 50 яшеннән лаеклы ялда. Алай да тик торырга яратмый. Үткән елның көзге салкын бер көнендә кар ява башлагач, бакчадагы чөгендерләрне теплицага ташый.

- Өшеп калганмын, тизрәк өйдә сулы киемнәремне салып ташладым. Даруларны эчтем. Кайнар чәй эчеп, ике юрган астында йоклаганмын. Төнлә тордым. Укшыту бетмәгән. Тагын дарулар эчтем. Шунда миңа бик авыр булып китте. Бер ягымны паралич сукты, аягым да, кулым да селкенми. Үземне кызганып елап җибәрдем. Бу дөнья белән саубуллашасым килми. Гөнаһларымны кичерүемне сорыйм. Шулай ятам. Бер күземне ачканда янымда киленем тора: “Әни, нәрсә булды, нишләдең?” ди. Ул арада эссе чәй дә, төрле җиләк-җимеше дә янымдагы тумбочкага килеп калганнар. Балык шулпасы да әзер. Кодагый да шунда йөри икән. Ике көн киленгә бала карарга булышты. Ә килен пешеренә дә пешеренә. Ни генә юк анда! Укшыту бетми, мин аласы пенсиямне көтәм. Больницага китеп, өйдәгеләрне акчасыз калдырасы килми. Пенсияне китерделәр. “Скорый” өченче тапкыр килде. Алып киттеләр. Табиблар кулында дәвалану алга китәр, дип куандым.

Шулай гаиләсе, якыннары, табиблар ярдәме белән Саяра апаның сәламәтлеге әкренләп яхшыра. Өендә хуш күреп килене Клара каршы ала. Чиста урын-җир әзерләп, мунчада юындырып, ашарга кирәген әзерләп кенә тора. “Рәхмәт төшкере, дип аңа гел теләкләр генә теләп торам. Хәзер таяк белән атлап йөри башладым. Әле оныгым Марат та таягымны алып килә, мине биергә дә чакырып күңелләндереп ала, - дип көлдерә бәхетле каенана. – Шундый игелекле, мәрхәмәтле, тырыш кыз үстергән кода-кодагыема – Яркәү районының Яңа Кәешкүл авылында яшәүче Сәит һәм Рәйханәгә зур рәхмәт. Шатлыгымның чиге юк”. Шулай бер-берсен чын мәгънәсендә ихтирам итеп, тату, тавыш-гаугасыз бергә яшәүче каенана һәм киленнәр турында ишетү бик күңелле. Төрек телендә «кай» сүзе рустагы заменитель; заменивший дигәнне аңлата. Килен өчен каенана үз әнисен алыштыра булып чыга. Шуңа да ирнең әнисен үз әниең кебек кадерләргә тиеш буласың. Клара шикелле киленнәр белән уңсыннар егетле әниләр. Саяра апа гаиләсендә шатлыклы авазлар гына яңгырап торсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума