#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханә эше ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

22-11Бәйрәм уңаеннан мин үземнең апам, китапханә эше ветераны - Вагай районының Юрмы авылында яшәүче Айшә Исәнбаева турында сөйлисем килә. Гади, тыйнак, хезмәт сөючән әти-әниләребезнең җиде баласы бар иде. Алар безне мөстәкыйльлеккә, тәртипкә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр, ә иң мөһиме - хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр. Һәркем белем ала, күңелгә ятышлы белгечлек үзләштерә, тормышта үз урынын таба.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Айшә апа Тубыл мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлегенә укырга керде. Диплом алгач, үзенең хезмәт эшчәнлеген Домнино авылында башлады, аннары кияүгә чыкты, туган авылына кайтты. Хезмәт сөючәнлек һәм киң эрудициясе аңа пенсиягә чыкканчы бер урында эшләргә мөмкинлек бирде. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык, шуның 37 елын китапханә эшенә багышлады. Ул үз һөнәренә тугрылык саклады.

Вагай үзәкләштерелгән китапханә системасының Юрмы филиалы һәрвакыт иң яхшылар рәтендә булды. Айшә Тимербулат кызы эшләгән китапханәдә һәрвакыт кеше күп, җылы һәм уңайлы иде. Укучыларны ул ачык чырай белән каршы алды. Үзе китапка гашыйк булгач, күп кенә авылдашларында укуга мәхәббәт уятты, укучылар белән зур эш алып барды. Һәркем өчен кирәкле сүзләр таба, һәр укучы аны кызыксындырган китап белән китә иде. Авылда аны балалар да, өлкәннәр дә хөрмәт иттеләр. Өлкән яшьтәгеләргә китапларны өйләренә алып килде. Әшле һәм Янек авылларында күчмә китапханә оештырды. «Айшә Тимербулат кызы - укымышлы белгеч, китапханә эше остасы, авыл халкының акыллы мәгърифәтчесе, яхшы оештыручы, укучыларның сорауларын һәм мәнфәгатьләрен белә, аларны әдәбият яңалыклары, өлкә, райондагы вакыйгалар белән таныштыра, яңа кануннарны аңлата, заман белән бергә атларга тырыша», - дип сөйлиләр аның турында җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре. Алар анда мавыгучанлык, үҗәтлек, җаваплылык һәм дисциплиналылык кебек сыйфатларны уңай бәяләделәр. Айшә Исәнбаева мәктәп укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләде, барлык чараларга сценарийлар әзерләргә булышты. Ул китапханә дәресләре, әңгәмәләр, викториналар, тематик кичәләр, конкурслар, бәйрәмнәр үткәрде. Үзе яхшы җырлый һәм шигырьләр укый. Туган якны өйрәнүгә күп игътибар бирде, аның тарафыннан район тарихы, үз авылы, китапханәсе, җирле халыкның тормышы һәм иҗаты буенча, шагыйрьләр, авылның атаклы кешеләре турында бик күп материаллар җыелган. Ул бизәү осталыгына ия. Барлык күргәзмәләр, альбомнар, папкалар, стендлар, почмаклар - аның оста кулларының иҗаты.

Айшә Тимербулат кызы авылда агитатор да, ял оештыручы да, балалар тәрбиячесе, укытучылар һәм студентларның ярдәмчесе, сайлау кампанияләрендә һәм халык санын алуда катнашучы, татар хәрәкәте активисты да иде. Аның эшен яхшы башкаруы һәм актив тормыш позициясе өчен тапшырылган Төмән өлкәсе башкарма комитеты мәдәният идарәсенең дипломы, Төмән өлкәсе мәдәният комитетының, КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЛКСМ Үзәк Комитетыннан һәм башка Мактау грамоталары бар. Исеме Вагай районының «Хезмәт даны китабы»на кертелгән, ә аның фотосурәте берничә тапкыр район «Мактау тактасында» урнаштырылган. Ул «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.

Айшә Тимербулат кызы һәрвакыт ягымлы, якты йөзле, интеллигентлы, матур киенә. Аның оптимизмына, тормыш сөючәнлегенә көнләшерлек. Ул гаҗәп тырыш, мобиль, энергияле, көчле хатын-кыз. 45 ел тормыш иптәше Сәләхетдин Мифтак улы белән бергә гомер итәләр, ике бала үстерәләр. Алар әти-әниләренә биш онык бүләк иттеләр. Айшә апа тормышта һәм гаиләдә бәхетле. Аларның яхшы йортлары чәчәкләргә күмелә, тәмле ризыклары кунакларны һәм туганнарны шатландыра. Чын күңелдән сине, Айшә апа, һөнәри бәйрәмең - Китапханәче көне белән котлыйм.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836