#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 29 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кызыклы, эчтәлекле итеп яшәдем”

последние и лучшие новости искусства в мире

11-825 февральдә Юрмы авылыннан Әбделәхәт Сәйтчабаровка 65 яшь тулды. Ул 7 малай һәм бер кыз булган күп балалы гаиләдә туа. Шуларның дүртесе югары белем алган. Әти-әниләре тырыш, игелекле, тәртипле кешеләр иде. Барлык балаларында да алар җиргә, үз авылларына мәхәббәт тәрбияләделәр. Шуңа күрә Әбделәхәт үз тормышын авыл хуҗалыгына багышларга уйлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Төмән авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм 1978 елда зооинженер белгечлеге ала.

Ә.Сәйтчабаров кечкенәдән спортны ярата. Студент елларында ул барлык өлкә ярышларында катнаша, чаңгы узышлары буенча беренче разряд, җиңел атлетика буенча - икенче, авыр атлетика буенча иң яхшылардан саналган. Гел Россия беренчелекләрендә призлы урыннар яулаган, гер спорты буенча мастерлыкка кандидат исемен алган. 1977 елда авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә җиңү яулауга ирешкән. Шул ук елны Липецк шәһәрендә өлкә җыелма командасы составында чыгыш ясый, гомуми ыргылыш (рывок) буенча дүртенче урынны ала, әмма техникасына карап аны Россия буенча иң яхшысы дип таныйлар. Аның рекорды бүгенге көнгә кадәр өлкә спортчылары тарафыннан яуланмаган. Ул елларда Ә.Сәйтчабаровны үзәк телевидение аша күрсәтәләр. Өлкә җыелма командасы составында ул Россиянең Новосибирск, Омск, Тамбов, Ростов, Кемерово, Липецк шәһәрләрендә узган ярышларда катнаша. Күпләгән дипломнары, грамоталары, билге, медаль, истәлек тасмалары, кубоклары – исәпсез.

Институтны тәмамлап, Әбделәхәт туган авылына кайта. Эш урынын сайлау хокукы булса да, «Родина» совхозының баш зоотехнигы булып урнаша. Биредә ул җиде ел, соңрак 3,5 ел куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшли. Совхозда эшләгән чорда ул район җыелма командасы составында ярышларга йөрүен дәвам итә.

Совхоз таркалганнан соң, Әбделәхәт Тимербулат улы Юрмыда мәктәп яны интернатында тәрбияче булып эшкә урнаша. Андагы 17 ел эчендә хезмәттәшләре һәм тәрбияләнүчеләр аны сизгер, игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел кеше буларак беләләр. Ул үз эшен зур җаваплылык белән башкара, балаларны үзе белгәннең барысына да өйрәтә. Авыр атлетика буенча Россия чемпионы үз тәрбияләнүчеләрен дә актив рәвештә спортка җәлеп итә, ярышлар оештыра. Аңа педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар оешмасы, китапханәче ярдәм итә.

Үз-үзенә һәм кешеләргә таләпчән, әмма киң күңелле, мәзәкчән Әбделәхәт Тимербулат улы балаларның ихтирамын һәм әти-әниләренең ышанычын яулый. Укучылары ул елларны бүген дә җылы һәм рәхмәт хисләре белән искә алалар.

Бүген ул хатыны Рәхилә Вахит кызы белән лаеклы ялда. 33 ел тату гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Рузиләнең ике югары белеме бар, ул - инженер-геолог, Төмәндә яши һәм эшли. Кияүдә, ире Александр белән ике бала үстерәләр. Уллары Ришат нефть һәм газ университетын тәмамлаган, Сургутта яши, геолог булып эшли. Гаиләдә улы үсә, җиңел атлетика буенча аның беренче разряды бар. Балалар әти-әниләрен уңышлары белән сөендерәләр, аларга булышалар.

Сәйтчабаровлар актив яшәү рәвеше алып баралар. Берничә тапкыр авыл Думасы депутаты итеп сайлана. Шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Аларның тормыш сөючәнлегенә, оптимизмнарына көнләшергә була. Әбделәхәт Тимербулат улы үзенең аңлы тормышын кызыклы, эчтәлекле итеп яшәдем, дип саный.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836