Материалы

Кызыклы мәгълүмат тупланган яңа китап

последние и лучшие новости искусства в мире

25-11Яраткан укытучым Мөнәвәрә Сәгыйтулла кызы Корманованы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Безнең хәтеребездә калырлар” дигән яңа китабы басылып чыгуы белән котлап, аңа рәхмәтләремне белдерәм. Китап Тубыл шәһәренең ООО “Полиграфист” типографиясендә 100 данә белән басылган.

Түбән Әремзән авылында туган Мөнәвәрә апа Тубыл педучилищесын, аннары пединститутны тәмамлап, без укыган Санниково мәктәбендә үзенең эшен, укучыларын чиксез яратып эшләде. Тынгысыз җанлы ветеран укытучы бүген дә тик утырмас. Аның тагын бер иҗат җимеше - яңа китабы апабызның туган ягыбызның патриоты булганын күрсәтә. Китапта Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның күрсәткән батырлыклары турында мәкаләләре, истәлекләре кертелгән.

Сугыш елларында авылда яшәүче якташларыбызның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чорында туып-үскән балаларның истәлекләрен укып - ул авыр чорларны күз алдыбызга китерәбез, алар каршында баш иябез. Мөнәвәрә апа лаеклы ялда булса да, мөһим һәм зур эш башкарды. Ул якташларының тормышы, батырлыклары, сугыш ветераннары, сугышта вафат булган якташлары турында ”Беркем һәм бернәрсә онытылмый” дигән бүлектә Санниково җирлегеннән Бөек Ватан сугышына китүчеләре, исән кайтучылары, вафат булганнар турында тулы мәгълүмат бирә. Китапны авылларның тарихы турында язмалар белән баета. Санниково авылында яшәүчеләр, укучылар, мәктәпне тәмамлаучылар өчен “Безнең авыл - Санниково” бүлегендә авылның тарихы, колхоз-совхозлар, авыл советлары ничек барлыкка килгәне, төрле милләт халкының тату яшәү рәвешләре, узган авыр еллар турында укып, ул чорны күз алдыбызга китерәбез, бүгенге үзгәрешләрне күрәбез. Мисалга, революциягә кадәр Үләртеш авылында мәктәп булмаган. Аннары авылда башлангыч мәктәп эшли башлаган, монда балаларны укыту татар телендә алып барылган. Бу турыда һәм башка кызыклы мәгълүматлар кертеп Мөнәвәрә апабызның укучысы Руслана Калбаеваның 2010 нчы елда язган иншасы китапта урын алган. Апаның бу темалар буенча да укучылары белән эшләгәне күренә. Сыйфатлы тышлык, эчтәлекле, кызыклы язмалар, тарихи фотолар белән тупланган яңа китапны укып горурлык, сөенечле хисләр кичердем. Монда бер авыл тарихы гына түгел, ил тарихы да. Китапны чыгаруда ярдәм иткән укучыларына, игелекле авыл халкына автор үзенең рәхмәтен белдерә. Мөнәвәрә апаны яңа китабы белән ихлас күңелебездән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Фәүсия МӘМӘТОВА, Тубыл районы, Маслау авылы.
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума