#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кояш кебек балкы күңел күгебездә”

последние и лучшие новости искусства в мире

16-12Бу көннәрдә Карбан авылында яшәүче Фәрзәнә Вил кызы һәм Наил Әхмәтали улы Шамировлар йортына кунаклар бер-бер артлы өлкәнең төрле почмакларыннан агылдылар. Чөнки хуҗабикәнең юбилейлы туган көне иде. Ул күпсанлы туганнарының игътибары, хөрмәтенә сөенеп, саф йөрәктән чыккан котлау сүзләрен, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, төрле тәм-томнар кабул итте. Әнисенең туган көненә улы Фәрид Казан шәһәрендә узган эшлекле чарадан ашыгып кайтып төште. Өлгерде. Әни өчен моннан да зур бүләк була аламы соң?!

Фәрзәнә Вил кызы Яркәү районы, Рәгес авылында 11 балалы гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе кечкенәдән балаларын эштә чыныктырып үстерәләр. Фәрзәнә үзенең эне-сеңелләрен карый, мәктәп яшенә җиткәннәренә дәрес әзерләргә булыша, тәртипләрен күздә тота. Шулай ук ул әти-әнисенә хуҗалыкта эшләргә булыша. Буй җиткәч, күрше авылы егете Наил Әхмәтали улына тормышка чыгып, менә инде 37 ел бәхетле тормыш кичерәләр. Фәрзәнә Вил кызы 12 ел авыл балалар бакчасында пешекче булып эшли. Аннары тормыш иптәше белән зур хуҗалык булдырып, күп итеп сыерлар, атлар асырый башлыйлар. Бүгенге көндә алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ булмыйча, үз көчләре белән 30дан артык хайван үстерәләр. Җәен аларга азык җитештерәләр. Кыскасы, аларга ял итәргә вакыт юк, һәр көннәре эш белән үтә. Фәрзәнә Вил кызы тормыш иптәшенә ярдәм итеп, җиңел автомобиль, йөк машинасын да йөртә, хәтта урманнан трактор белән утын, печәнен дә китерә. Сабырлыгы, тыйнаклыгы, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән шат күңеллелеге, кунакчыллыгы өчен аны бар туганнары хөрмәт итәләр. Күркәм юбилее уңаеннан улы Фәрид һәм якыннары газета аркылы үзләренең яратуларын белдереп, ныклы сәламәтлек, иминлек, парлы, бәхетле озын гомер телиләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836