Материалы

Күңелле очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

18-927 мартта Ямбай авылы урта мәктәбен 1970 нче елда тәмамлаган укучылар белән очрашу көне булды. Очрашуны Ямбай авылында Розалия Дугина кафесында уздырдык. Кичәне оештыруга бик актив укучыларыбыз - Турай авылында яшәүче Әкрам Юмашев, Шыкча авылыннан Әлфия Галиәскәрова зур өлеш керттеләр.

51 елдан соң очрашу бик җылы атмосферада үтте. Кичәдә иң беренче безне укыткан, тәрбия биргән кадерле укытучылар искә алынды.

Безнең укучылар арасында төрле һөнәр ияләре, үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып башкарган хезмәт ветераннары булып лаеклы ялга чыкканнар күп. Кичәдән туры мәчеткә намазга китүчеләр дә байтак булды.

Күпме истәлекле вакыйгалар, яраткан шигырьләр сөйләнде, татар халкы җырлары җырланды. Кичәне оештыручы Әкрамнең кулыннан гармун төшмәде.

Кафе хезмәткәрләре өстәлне бик мул итеп әзерләгәннәр, шулай ук алар тарафыннан музыкаль номерлар да башкарылды.

Без аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу кичәдән соң күңелләр тулып, кәефләр күтәрелеп, тормышта яшәүнең кадерен тагын да ныграк тоеп таралыштык. Еллар имин, тормышлар тыныч булса, киләсе елларга тагын очрашырга насыйп булсын дигән теләкләр теләп, сүз куештык.

Мөхәрәмә АРСЛАНОВА. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума