#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәргә ихтирам белдерү

последние и лучшие новости искусства в мире

41-7Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә килүче ветеран- укытучылар, хезмәт ветераннарын, лаеклы ялда булган кунакларны җылы каршы алдылар. Олы буын вәкилләре   игътибарына мәктәп укучылары матур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин олы тормыш юлын үткән, мәктәп тормышында актив катнашкан ветеран-укытучыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен әйтеп, һәр ветеранны җылы сүзләр белән каршылап, күркәм бәйрәм белән котлады.

Рус һәм татар телендә яңгыраган таныш җырлар бәйрәмгә ямь биреп, өлкәннәрне бергә җырларга чакырды. Чәй табыны артында дәвам иткән бәйрәм чарасы да күңелле үтте. Өстәлләр сый-нигъмәт белән тулы булды. Укытучылар коллективы һәр олы кешегә кадер–хөрмәт күрсәтте. Кунаклар арасында 90 яшен узган ветеран укытучы Асия апа Шәипова да бар иде. Ул коллегаларын бәйрәм белән котлады, укучылар белән сөйләшеп, теләкләрен дә җиткерде. Өлкән яшьтәге кунаклар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар, ихлас күңелләреннән чыккан теләкләрен яшь буынга юлладылар. Башка оешмаларда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгучыларны да кадерләп, җылы, матур сүзләр белән котладылар. Өлкәннәр көненә багышланган кичәне мәктәп укучылары рус һәм татар телләрендә оста алып бардылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836