#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтпәрвәр Айсылу Юнысова

последние и лучшие новости искусства в мире

Үз милләтенең телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итеп, яратып, аңа тугры хезмәт иткән шәхесләр Тубыл төбәгендә дә күбәя бара. Шундыйларның берсе – Айсылу Әбделмән кызы Юнысова дип әйтер идем. 2019 елның июль аенда шәһәр җәмәгатьчелеге милләтне берләштерердәй, яшь буынны үз традициләрендә тәрбияләү максаты белән ”Ак калфак” дигән оешма ачты. Монда Тубыл татар үзәге дә, Сәет Хисмәтуллин да, Римма Умитбаева, Нурилә Шамратова һәм башкалар да читтә калмадылар. Бу эшне кулай күреп, аның җитәкчесе итеп Айсылу ханымны сайладылар.

Ул эшләрне тирән тартмага салмый гына, күңел биреп, милләте өчен көч куеп эшли башлады. Аның бигрәк тә ятим һәм күп балалы гаиләләр өчен кылган эшләрен күрсәтеп-мактап китәсе килә. Татар үзәгендә ул “Бавырсак бәйрәме”н уңышлы итеп үткәрде. Зурлар өчен “Цәңкелцәк йыры” дигән кичә уздырды. Яңа елда балаларны да бүләксез калдырмадылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә, балалар өчен рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, Айсылу ханым Өлкәннәр көнен үткәрүдә дә катнашмый калмады. Шәһәребезнең күренекле шәхесе Фәүрия Шәрипованың 100 көнлек хәтем ашын да оештырды.

Айсылу Юнысованың ятим балалар һәм күп балалы гаиләләр өчен үткәргән барлык изге эшләрен санап бетереп тә булмас. Бигрәк тә ятим балалар өчен оештырган бәйрәмнәре, бүләкләре, рәхмәт сүзләре - болар саваплы эшләр. Бу кичәләрдә, очрашуларда ул үзенең яраткан җырларын бүләк итми калмый. Билгеле, аның бу эшләрен хуплаучылар да, аңа ярдәм кулын сузучылар да, булышучылар да бар. Тубылның 15 нче мәктәбе, татар үзәге һәм аның алыштыргысыз аш-су остасы Фәүрия Ниязова, Айсылу ханымның эшкуар улы Эдуард хәзрәт Юнысов хәләл җефете белән, Тимур хәзрәт Ниязов, рәссам Илдар Хабисов һәм башкалар.

Аның бу эшләрен бәяләп, “Ак калфак” татар хатын-кызлары Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  Кадрия Идрисова, җирле түрәләребез – Владислав Чернов, Максим Афанасьев, Динар Абукин Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Мондый авыр тормыш, мәшәкатьле заманда, кешеләр туганнарын һәм дусларын оныта барганда, Айсылу кебек милләтпәрвәр, тырыш, рухы бай, юмарт, кайгыртучан, мөмкинлеге булганда ярдәм кулын сузарга әзер булган кешеләр булып торса, яшәүгә көч, тормышка ямь өстәлер иде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836