Материалы

Милләттәшләр сынатмый

последние и лучшие новости искусства в мире

Фигуралы шуу остасы Александр Галлямов Анастасия Мишина белән бергә Швеция башкаласы Стокгольмда узган 2021 елгы фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында парлы шууда алтын медаль яулады. Галлямов һәм Мишина 227,59 балл җыйдылар. Искиткеч матур тамаша ясап бөтен дөньяны шаккатырдылар.

Александр Галлямов 1999 елның августында Пермь крае Березники шәһәрендә туган.

Эдуард Латыйпов 2021 елның 23 мартында Швециядә биатлон буенча дөнья Кубогында йомгаклау этабында масс-стартта көмеш медаль яулады. Биатлончы Эдуард Латыйпов 1994 елның мартында Белорусиянең Гродно шәһәрендә туган. Соңыннан Россия Федерациясенең Самара өлкәсенә күчеп килә.

10-22 март көннәрендә Екатеринбургта пауэрлифтинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узды. Айгөл Сытдикова (Рәҗәпова) пауэрлифтинг буенча 52 кг авырлык категориясендә Россия чемпионаты һәм рекордчысы булды. Татарстан Республикасыннан килгән штангачыга тиңнәр юк иде. Айгөл 1989 елның июлендә Казанда туган, ике баласы бар.

2021 елның 13 мартында Ханты-Мансийск шәһәрендә узган биатлон буенча РФ чемпионатында сингл-микст ярышында Денис Таштимеров алтын медаль яулады. Денис Раил улы 1999 елны Тубыл шәһәрендә туган.

Татар штангачылары Зөлфәт Гәрәев һәм Регина Шәйдуллина 2021 елның 7 мартында Россия яшүсмерләр беренчелеге чемпионнары булдылар.

Интернеттан.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума