#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин бербөтен татар баласы”

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин казанлы түгел, түгел себерле дә
Мин бербөтен татар баласы.

Милләтемә тугры хезмәт итеп,

Килә җирдә минем каласы.

                                                          Гөлфизәр Абдрахманова.

Гөлфизәр Абдрахманова әдәбиятка нәниләргә багышланган шигырьләре белән килеп керде. Иҗатының башында ук балалар өчен яза башлаган иде ул. Шуңа күрә мин аны балалар язучысы булып китәрме дип уйлаган идем. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәсе “Нәни дусларга” исемле җыентыгында 2006 елда басылып чыга.

Бу китабында шагыйрә фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып, мәктәп яшендәге балаларга булган бала-чаганың күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары, шаянлык һәм батырлыклары, уйлары-хыяллары – кыскасы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана. Юмор катыш җор, йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою, аңлау һәм аларга карата хөрмәт, ышаныч – менә бу сыйфатлар Гөлфизәр Абдрахмановага балалар белән ихлас мөнәсәбәткә керергә һәм югары идеяле шигырьләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Аның табышмак шигырьләренә генә игътибар итик: эчтәлек ягыннан тыгыз мәгънәле, юмор-кинаяле, ихлас шаяру, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. “Сәяхәт дәрес”, “Биш бармак”, “Җавабын табыйк бергә”, “Иске әкият кәҗәсе” һ.б. Аның иҗади уңышлары табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачыграк чагыла.

Шагыйрәнең балалар өчен язган шигырьләре үз халкына, Ватанына тугрылыклы булу, дуслык-туганлык, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт, тынычлыкны саклау, гореф-гадәт, йолаларыбызга хөрмәт белән карау кебек хисләр белән сугарылганнар. Әдәплелеккә, әхлаклылыкка, дөньяны танып белергә, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли торган шигырьләр.

Гөлфизәр Абдрахманованың өлкәннәр өчен язган әсәрләре дә шактый. Бу төр шигырьләрен туплаган “Себер ягым” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 2003 елда Төмән өлкәсе татар китап нәшриятында басылып чыга. Баштагы иҗатында үзенең тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы, аның табигате, эшчән кешеләре, күңелендә калган сугыш яралары, яшьлегендәге мәхәббәт хатирәләре, милләт язмышы темалары аеруча тирән чагыла.

Гөлфизәрнең соңгы елларындагы иҗаты эчтәлек ягыннан тирәнәю, тематик яктан киңәю юнәлешендә үсә, сурәтле фикерләүдә ул халык иҗаты казанышларына һәм татар классик поэзиясенең реалистик традицияләренә таянып эш итә. 2009 елда өлкә татар китап нәшрияты бастырып чыгарган “Изге Сүзге моңнары” китабындагы “Гүзәл Сүзге” (пьеса) “Изге Сүзге моңнары”, “Без – Күчем оныклары”, “Хәтер көне”, “Искер кала”, “Иманымнан аерма” һ.б. кебек шигырьләрендә фикерләренең үткенлеге тагын да көчәя, шигъри теле халыкчан бизәкләр, сурәтле чаралар белән байый, шигырьләре форма һәм композицион яктан җыйнаграк, камилрәк була бара.

Г.Абдрахманованың “Күчем хатыны – гүзәл Сүзге” поэмасы П.П.Ершовның “Сүзге” поэмасын русчадан татарчага тәрҗемәсе дип карарга кирәк, бу турыда автор үзе дә искәртә. Себер ханлыгының “егылуы”, җиңелүе һәм озак гасырларга сузылган колониализм татар халкы күңелендә дәвамлы авыр тойгылар калдырган. Себер ханлыгының җимерелүен, Күчем ханның сөекле хатыны Сүзгенең ачы язмышын тасвирлаган бу әсәр татар халкының иң аянычлы чорын чагылдырган, әсәрдә Ермак баскыннарына каршы тигезсез көрәшкә ташланган курку белмәс, буйсынмас рухлы бабаларыбыз батырлыгы сурәтләнә.

Шагыйрә “Изге Сүзге моңнары” шигырьләре циклында замана проблемаларына һәм тарихи үткәннәребезгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә, туган җире, иле-халкы белән бердәмлегенә игътибарыбызны юнәлтә.

Гөлфизәр Абдрахманованың 2011 елда басылып чыккан “Аркаим - таулар иле” китабы да игътибарыбыздан читтә кала алмый. Аның бу китабын себер, башкорт татарлары тарихын, аларның мифологик легендаларын чагылдырган поэмалар җыентыгы дияргә була.

Автор бу поэмаларында себер татарлары теле үзенчәлекләрен күрсәтү өчен, лексик һәм морфологик чаралар кулланып, әсәрләрендә җирле колорит тудыра. Себер татарларының тарихы, гореф-гадәтләре, халыкның авыз иҗаты материалларыннан файдаланып, автор бу җыентыгында бай материал туплаган.

Гөлфизәр халык иҗатының гүзәл традицияләренә, классик шигъриятнең югары үрнәкләренә тугры калу белән бергә традицион шигърияттә беркемнекенә дә охшамаган, беркемне дә кабатламаган үзгә олы шигъри дөньясын тудырырга тырыша. Нәкъ менә гасырлардан килгән буыннар яшәеше аша сыналу узган рухи традицияләр җирлегендә үзенчәлекле шигырьләр иҗат итүе, аның шигырьләрен тормышчанрак итә. Шуңа күрә дә оригиналь яңгырашлы туган төбәккә багышланган мәхәббәт шигырьләре музыкага салынып, халык арасында популяр җырлар булып башкарыла килә. “Яратам сине, Тубыл”, “Туган авылым”, “Әй, Тубыл кызлары” һ.б. шигырьләре татар халкының күңелендә, җанында җыелган гүзәл һәм олы моңны ачып, сөйләп бирә алучы шигърият. Лирик кичерешләргә, хискә, моңга бай бу әсәрләр авторның йөрәк түреннән, күңеленең иң нечкә кылларыннан чыкканга шулкадәр күңелгә якын. Халык теләсә нинди әсәрне үзләштерми. Ул тик үзенең күңеленә хуш килгән, хисләрне үзендә оста сурәтләп бирүчеләрнең иҗатын гына кабул итә, музыкага-көйгә сала. Иҗатында иң күп урын алган туган як темасы шагыйрәнең үзе гомер иткән себер җире һәм табигатьнең иң гүзәл Иртеш буена сыенып утырган Байбы авылы белән үрелеп тасвирлана, аның язмышы чит җирләр белән бәйле, тормыш аны “өтеп көйдерсә” дә, туган ягы төпләренә кереп, ымсындырып торган бер яшьлек утравы булып шигъри юлларга салына. (“Сүнмә яшьлек”). Туып-үскән җирне сагыну, аннан аерылып яшәүнең газабы, аны сагынуның ләззәте, анда яшәүнең чын бәхет булуы кебек мотивлар “Сүнмә яшьлек” шигырьләр җыентыгы циклында кызыл җеп булып сузыла.

Образларга бай, шигъри телгә, үзенчәлекле фикерләр сәләтенә ия шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың иҗаты туктаусыз эзләнүләрдән гыйбарәт. Хәзерге көндә аның иҗаты себер татарлары поэзиясендә зур игътибарга һәм аерым алып өйрәнүгә лаеклы күренешләрнең берсе. Уңышлар телик аңа!

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, Россия журналистлар союзы әгъзасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836