Материалы

Нәгыймә Салаватуллинаның көндәлегеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

14-8Редакциягә Төмәндә яшәүче милләттәшебез – Гөлфара Риза кызы Тушакова килде. Кулында саргайган дәфтәр битләреннән торган көндәлек иде.

– 30 ел балаларга белем биргән әнием - Нәгыймә Нигъмәтҗан кызы Салаватуллинаның (Мөхәммәтова) латин алфавитында татарча язылган көндәлеген таптым, аны кириллица графикасына тәрҗемә итеп сезгә китердем. Бу дәфтәр битләрендә язылган язмалар 1929-1930 елларда Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында барган вакыйгаларга кайтара, - дип ул безгә азрак таушалган көндәлекне һәм яңа дәфтәргә күчерелгән тәрҗемәне сузды.

Татар язмасында гарәп алфавиты 1927 елны латин “яңалиф” белән алышына, 12 ел гамәлдә булганнан соң, кириллица графикасына күчә.

Без кызыксынып көндәлекне карадык, ул уникаль тарихи язмалардан тора. Гөлфара Риза кызыннан үзе белән таныштыруын сорадык.

- 1948 елның мартында Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында туганмын, әмма 7нче сыйныфны тәмамлаганчы Киндерледә үстем. Әтием – Риза Бикморза улы, әнием – Нәгыймә Нигъмәтҗан кызы Салаватуллиннар укытучылар иде. Әтиемнең туганнары Киндерледә Шәмсетдиновлар нәселеннән.

Әнинең әтисе – Нигъмәтҗан бабай мулла булган, 1936 елны колхоз аты тибеп үтергән. Вәсимә әбием белән 10 бала үстергәннәр. Әнием 1918 елның мартында туган. Тәтәни бабайның вафатыннан соң балаларны ялгызы аякка бастыра. Әнинең бертуганнары: Кадыйрҗан, Габделәҗан, Габделхак Мөхәммәтовлар Бөек Ватан сугышында һәлак булалар.

Әни белән әти 10 бала тәрбиялиләр. Киндерле мәктәбендә укыганымда класс җитәкчебез Саҗидә апа Рәхимова иде, татар теле һәм әдәбиятыннан Рәшидә апа Фәхретдинова укытты. Шушы матур, ягымлы, балаларны яратучы укытучыларымны зур ихтирам белән искә алам. Әти белән әнине Канчәбер мәктәбенә эшләргә җибәрделәр, 8 сыйныфны шушы авылда тәмамладым.

Киндерледә Үзәк урамнан узганда яшәгән йортыбызны карап үтәм. Бакчада без утырткан баланнар җәен шау чәчәктә, көзен кып-кызыл җимешле утыралар. Инде ярты гасырдан артык гомер узган, йорт таушалган, ә агачлар шул килеш калганнар, - дип сөйләде Гөлфара Риза кызы.

Без Бөек Ватан сугышынача авылларда барган вакыйгаларга шаһит түгел, чөнки ул чорда яшәмәгән. Көндәлектә сурәтләнгән балаларга 1929-1930 елларда 11-12 яшь булган. Алар ямьле, бәхетле, кайгысыз балачак кичерәләр. Алда, гомерләренең иң яшь, иң сылу вакытында, нинди мәкерле, коточкыч, явыз сугыш булачагын белмиләр. Бу малай-кызларның сугыштан кеме кайта, кеме мәңгелек яу кырында ятып кала. Күпме аналарның, тол хатыннарның, сөйгән ярларның, ятим калган сабыйларның ачы күз яше. Көндәлектә язылган исемнәрнең кайберләрен авыл мәдәният йорты янындагы һәйкәлдә күрәбез. Якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән солдатларга мәңгелек дан!

Язмаларның өзекләрен тәкъдим итәбез.

“Шулай еллар артыннан еллар үтеп, сыйныфлар артыннан сыйныфлар да узды. 5 нче сыйныфны да тәмамладык. Инде кайда укырга? Үзебезнең авылда башка сыйныф юк дип, укымыйча ярамый, укырга кирәк.

1929-1930 елларда үзебездән 120 чакрым ераклыктагы Ямбай колхоз яшьләре мәктәбе (ШКМ) белән хәбәр алышып, 9-10 бала бергә киңәшеп укырга киттек. Иптәшләрем: Шиһап, Хәлил, Гәрәф, Әүһәт, Шаһзадә, Сабир, Сафа, Нәби иделәр. Моңа кадәр беребез дә беркая чыкмаган, бернәрсә күрмәгәнебез өчен авылдашлар да безне озаттылар. Шулай итеп 1930 елның 25 августында колхоз яшьләре мәктәбенә килеп җиттек. Андагы иптәшләребез безне зурлап каршы алдылар.

Менә кышкы ял вакыты да җитте. Безне 1-15 гыйнварга кадәр ял итәргә авылларыбызга кайтардылар. Авылга кайтып ял вакытын яхшы гына үткәреп, яңадан укырга киттек. Җәйге ял вакытын да һәм 1932 елның гыйнвар ялын да авылга кайтып үткәрдек.

7 нче сыйныфны тәмамлап чыгу вакыты җитте. Бөтен фәннәрдән зачет биреп, бер-ике көн калгач гомуми җыелыш булды. Анда дәресләрдән нинди вәһә (билгедер?) алганыбызны белдерделәр.

Шулай укуны тәмамлагач, җыелышып кайту турында киңәштек. Бу елны инде энем Гаптелхак белән Нургали да 6 нчы сыйныфны тәмамлап кайталар иде.

Бер көнне йокламыйча караңгыдан юлга чыгып киттек. Ямбайдан 15 чакрымлап ераклыкка киткәч, алсуланып кызыл таң ата башлады. Кояшның саф көмеш бөртеге кебек нурларын сибеп, исле үләннәрнең чыкларын киптереп шундый матур һәм йомшак җилләр искәндә, безнең йөрәгебездәге шатлык хисләре тагын да тирәнрәк, мәгънәлерәк итеп сизелә башлады.

Берничә сәгать үткәч, бара торган юлыбыздан адашып, икенче якка кереп китүебезне белдек. Нишлибез дип торганда, икегә бүлендек тә, ике якка юл эзләп кайтырга юнәлдек. Төш вакытларында бер күлгә барып җиттек. “Ни эшләргә, кайда барырга?” дигән уй барыбызның да алдына килеп басты.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума