Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәгыймә Салаватуллинаның көндәлегеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 14 нче санда)

«Шул зур күлнең берничә мәртәбә бер ягыннан икенче ягына чыгып юл эзләдек, табалмадык. Берникадәр йөргәч, күл янындагы “избушка”ны күреп шатландык. Эченә кереп карасак, беркем дә юк, бары тик балык аулары гына күзебезгә чалынды. “Избушка” янында өметсезлеккә бирелеп елашып торганда, күл өстендә ике кешенең көймә белән “избушка” ягына йөзеп килүләрен күрдек. Безнең боларны күрүгә йөзебездәге ярты кайгыбыз таралды. Аларның аяк очларына егылырлык булып: “Зинһар, безгә юл күрсәтегез, шушы явыз үлемнән коткарыгыз”, - дип елаштык. Бәхетебезгә, берсе безнең төркемдә булган Сафаның туганы булып чыкты, икенчесе саңгырау бер карт иде. Болар безне 3 көймә белән күлнең икенче ягына чыгардылар. Күл зур дулкыннар белән дулкынлана. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, көймәбезнең дә бер башы тишек булып, эченә су агып торды. Бу вакытта барыбыз да “йөрәкләребезне учыбызга тотып”, күлнең икенче ягына чак чыгып җиттек. Балыкчылар урман арасындагы бер сукмакны күрсәтеп, кайту юлын өйрәттеләр.

Без тагын түмгәкле сазлар арасыннан авылга кайту өмете белән ун чакрымлап бардык. Янә бер “избушка” янында туктадык. Бу “избушка” бер калкурак җирдә урнашып, уң як кырые очсыз-кырыйсыз елга белән чикләнгән. Кояшның нурсыз яктысы астында чылтырап аккан Эске елгасында балыкчыларның көймәләрендә берничә мәртәбә әйләнеп тә алдык. Балыкчылар үзләренең тоткан балыкларын пешереп ашаганда, без дә үзебезнең икмәкләребезне учак тирәсенә түгәрәк утырып балык ашаган кебек, “кылчыксыз балык” дип көлешеп ашап алдык. Кояш үзенең көн буе чәчкән нурларын җыеп, офыкка кереп югалды. Кич җитү белән йомыласы килгән күзләребез, көне буе адашып йөреп арган мөчәләребез (гәүдәләребез) хәеренә ятып йокларга булдык.

Таныш балыкчылар: “Әйдәгез кызлар-егетләр “избушка”га кереп йоклагыз”, - дип өндәсәләр дә, ут янындагы кирпечләр өстенә башларыбызны куйдык та, каты йокыга талдык.

Иртә белән ни күзебез белән күрик, “избушка” эчендә ятабыз икән. Әллә үзебез кергәнбез, әллә күтәреп керткәннәр, билгесез.

Шундый гаҗәп уйлар белән елга аркылы чыктык та, 12 чакрым ераклыктагы Канчәбер авылына барып кердек. Бу вакыт инде кояш байтак күтәрелеп, сәгать иртәнге сигезләр бар иде. Сафаның җизние Кәлимулла абзыйларга кереп, байтак ял итеп, ашап-эчеп сәгать уннарда тагын юлга чыгып киттек.

Басу капкасын чыгып, кәкре-бөкре юл белән я кайтып җитеп киләбез инде, үзебезнең якка 20 чакрым гына калды, дип Шаһзадә сикереп куанып та алды.

Шундый шатлыклы уйлар белән барганыбызда энем Гаптелхак: “Я карагыз әле! Безнең кебек туган якларына куанышып кайта торган балалармы болар?”, - дип, бездән ерак түгел берничә кешегә күрсәтте. Атлавыбызны дәвам иттек. Төрле хыялларга чумып атлау сәбәпле, каен ышыгында ял итүче кешеләргә җитеп тә киләбез икән. “Әү! Карагыз әле!” - дип беравыздан барыбыз да кычкырып җибәрдек. Болар янына барып утырдык. Алар чыннан да кайтып барганда ышанмый кире борылып, бездән аерылган: Әүһәт, Нургали, Гайфи, Нәби һәм Сабир иптәшләребез икән. Аерылып киткәннән соң, озак вакытлар урманнарда адашып йөргәнебезне аларга сөйләргә гарьләндек. Чөнки аерылган вакытта алар: “Әйдәгез бу юлдан барыйк, ерак булса да, белгән юл яхшырак”, - дип әйтсәләр дә, үз сүзебезне сүз итеп 7 бала башка юл белән киткән идек. Адашкан кош балалары бергә кушылган кебек, 7 баладан 12 булып, шатланышып кайтып киттек.

Канчәбер һәм Болгар авыллары арасында саз булу сәбәпле, аны чыгу кыен булса да, яшь кешеләргә авыр мени дип, чыгып җиттек. Болгардан Кыткүлгә җитеп, җизниләргә кереп 5 айдан бирле җыеп килгән сүзләребезне чиштек. Безнең кадергә, алда кайтып киткән иптәшләрнең артыннан куып җиткәнче, туган апабыз ат белән алып барды.

Биш айдан бирле булмаган Киндерленең өйләре берәм-берәм күренә башладылар. Авылга ярты чакрым калгач, болынның матур җиренә ял итәргә утырдык. Авылга кергәч, кеше күзенә ничек күренү турында уйладык. “Әйдәгез, иптәшләр, торыгыз!”, - дип арабыздан кечерәк буйлы, ак йөзле Әүһәтебез торды да, авылга керү уңаен сөйләргә тотынды. Авылга кергән вакытта, аның шактый үзгәргәнен күрдек. Өйдә безне шатланышып каршы алдылар. Без ун көн чамасы ял итеп эшкә дә чыкмадык. Аннан соң энем белән колхоз кырында эшли башладык. Бергә уйнап үскән, укымый калган иптәшләребез укуыбыз белән кызыксындылар, без киләсе елга техникумга барып укуыбыз турында уйлап чиксез куана идек.

Инде менә китәр вакыт җитте. Мин техникумга, энем колхоз яшьләре мәктәбенә китү сәбәпле, әйберләребезне аерым салырга булдык. Безне алып бара торган кешеләр: Сафи бабай белән Ахун абый да арба һәм “сбруйларын” карап әзерләп куйдылар. Йокларга ятканда атабыз һәм анабыз: “Кеше әйберенә тимәгез, юк сүзне бар итеп сөйләп йөрмәгез, укыта торган абыйларыгызның-апаларыгызның кадерен белегез”, дип, тагын шундый үгетләр белән үгетләп, тәмле йокыга чумдырдылар. Иртә белән безне 4 катлап төялгән матур тартма кебек печән олавы көтеп тора иде. Безнең белән Гарәф, Шаһзадә дә утырдылар. 2 пар атка утырып, туып-үскән авылыбыз Киндерледән 104 чакрым ераклыктагы Төмән шәһәренә юл тоттык. Өйдә 11 яшьлек сеңлем, 8 яшьлек энем калдылар.

Бу баруда үткән елны бергә адашып йөргән Мөгаззәмә дә юк иде, чөнки ул авылда 1 нче баскыч балаларын безнең алмашчыбыз итәр өчен укытырга калды.

Төмәндә татар педагогия техникумы дип язылган бинага кереп кабул ителгәннән соң, укуыбызны дәвам иттек. Кыш җитеп Төмән урамнарын кар басты. Республика урамында велосипед белән йөрүчеләр дә сирәгәйде. Кышкы ял вакыты җитте. Ул безнең өчен шатлык булса да, арабыздагы иптәшебез Шаһзадә өчен бик зур кайгы иде. Чөнки ул терелмәслек кара үлем кочагына кереп урнашты. Без кайтып киткәндә аккош баласы кебек кайта алмыйча Төмән хастаханәсендә калды. 7-8 көннән соң кара үлем кочагында калган Шаһзадәбезнең атасы Низам абый баласының вафат булган хәбәрен алып кайтты. “Балам, бәгырем кайта”, - дип сөенеп торган анасы Әсма апа бу хәбәрне ишетү белән хушыннан язып, дивана булудан калды. Күрәсең, мәрхүмгә 16 яшеннән шундый рәхимсез авыру белән Төмән хастаханәсендә вафат буласы язган икән. Иптәшебезнең үлеме бөтен авыл өчен зур кайгы булды.

1934 елның 18 августында Тубыл татар педагогия техникумына икенче курска укырга килдек. Ул Төмәннән Тубылга күчте. Бу шәһәрне беренче тапкыр күрүем сәбәпле, бөтен җире белән танышып җитә алмадым. Техникум биек тау башында, бик матур урында урнашкан. Тау астында “Тубыл суы” агып, пароходлар йөзә. Шәһәрнең яртысы тау өстендә, икенче яртысы тау астында урнашкан. Монда укыганымда кышкы каникулга кайтмадым. Җәен уку елын тәмамлаганнан соң, 15 июньнән 29 июльгә кадәр лагерьдә булдым. Күңелгә бик ошады, “Ворошиловчы укчы” булып кайттык. 1 июльдә пароход белән авылга кайтып киттек. 2-3 июльдә Кызылъяр авылында (бездән 35 чакрым ераклыкта) төшеп, 3 июльдә Киндерлегә кайтырга юлга чыктык”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836