Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Очучы-сынаучы егет язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин кызыклы, шул ук вакытта сикәлтәле, сагышлы гомер кичергән, олы ихтирамга лаек әниемнең туганы – Туктасын Муса улы Ишбулаев турында язам. Ул карт бабаем Хәмит Ишбулаевның оныгы.

Абыем хәрби очучы-сынаучы иде. Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, соңгы эш урыны – Украинаның Николаевск шәһәрендә яшәп калды.

Ул 1951 елда Тубыл педучилищесын тәмамлый. Армия сафларына чакырыла, 1953 елны Чиләбе хәрби-очучы училищесында укып чыга. Озак еллар хәрби диңгез авиациясендә хезмәт итә. 1968 елны кызыл дипломга Ленинград хәрби-һава академиясен тәмамлый. СССРның Коралланган көчләреннән киткәч, Николаевск шәһәренең 27 нче мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли. Район мәгариф бүлегендә җәмәгать эшләрен башкара. Үзгәртеп кору елларында документларны рәсмиләштерә алмыйлар, туган якка кайталмыйчан, Украинада калалар.

2000-2001 елларда мин Туктасын абыемнарга кунакка бардым. Одессада булырга туры килде, анда Кара диңгездә су коендык.

Җиңги матур, тату тормыш кичерүләре турында сөйләде. Туктасын абый биредә мәчеткә йөргән, җомга намазларын үткәргән, Коръән укыган.

2008 елны икебез дә хаҗ кылдык, әмма Согут Гарәбстанында очраша алмадык. Ул мине Төмән төркеме арасыннан эзләгән. Без Казан төркеме белән Әл-Хәрәмнән ерак түгел яшәдек. Туктасын абый 90 яшендә тагын Хаҗ кылам дип өметләнгән иде, ләкин тиздән авырып китте. 80 яшендә үлде, аны Украинада күмделәр.

Җиңгине кызы Равилә Мәскәүгә алып кайтты, ул анда 5 ел яшәде. Вафат булгач, аны Мәскәүдә җирләделәр.

Туктасын Муса улы нәселебез турында тарихи китап бастырып калдырган. Аннан өзек тәкъдим итәм.

“Әтием – Муса Хәмит улы, аның әнисе – Хәбисә Ишбулаева. Минем әнием – Фәүзия Мөхәммәдъяр кызы, ул Яркәү районы, Ваңгы авылыннан. Тормыш иптәшем – Нурдидә Сафиулла кызы, Яркәү районы, Карагай авылында туып-үскән. Мин аның белән 1947 елны Тубылда татар педучилищесында укыганымда таныштым. 1954 елны гаилә кордык. Кышын 1955 елны Архангельск шәһәре янындагы “Ягодник” авиагарнизонында олы кызыбыз Тәнзилә туды. 1957 елда монда икенче кызыбыз Равилә аваз салды. Балалар “тәгәрмәчтә” үстеләр, чөнки гарнизоннан гарнизонга күченеп йөрдек, алар әллә ничә мәктәп алыштырдылар.

Әби белән бабаемның олы кызлары Хәмидәнең 6 баласы булган. Әби-бабай гаиләле дүрт уллары һәм шушы кызлары белән ике катлы зур йортта яшәгәннәр. Мул хуҗалык тотканнар, бакча караганнар. Җирле власть бу күп балалы гаилә хисабына боларны кулак дип репрессияләү планын үтәргә карар чыгара. Бабайны, кияүне, улларын сөргенгә озаталар.

Әтием һәм әнием мине бала арбасына салып, Салехард якларына китәләр. Алар белән гаиләсен алып олы абыйлары Тәкыйулла да юлга чыга. Сөргеннең вакыты узгач, Бөек Ватан сугышы алдыннан туган авылга кайталар.

Мескеннәр бик нык яхшы, мул тормыштан курыкканнар. Бабай кече улы белән элекке мунчада яшәгән. Олы улы Салехардта калган. Миннән соң әти белән әнинең Мохтар исемле уллары, бер кызлары туа (үлә). Мохтар 28 яшендә генә дөньядан китә, аның 5 яшьлек кызы Абилә, 3 яшьлек улы Миктәр кала.

Әби белән бабай җәен 15 чакрым ераклыкта “Ударкүл” күле янында “избушка”да яшәгәннәр. Сугыш башлангач әтиләр фронтка китәргә торалар. Без, бала-чага, әби-бабайлар янында булдык. Зыятдин һәм Айзәтдин абыйлар сугышка алуны көтеп, безнең белән яшәделәр. “Избушка”ның идәнендә тезелешеп йоклый идек. Бервакыт Тәкыйулла абый килде. “Әтиләр иртәгә иртә белән яуга китәләр”, - диде. Шулай ирләрне, яшьләрне машинага төяп алып киттеләр. Без, балалар, карт-корылар аларны хезмәттә алыштырдык”.

Туктасын абыйның Мохтар энесенең улы Миктәр Яркәү районы, Яңа Александровка мәктәбендә озак еллар мактаулы хезмәт башкарды. Ветеран укытучы исеме белән пенсиягә чыкты.

Рәйханә ӘЮПОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836