Материалы

Олылар хөрмәтенә

последние и лучшие новости искусства в мире

41-630 нчы сентябрьдә, Өлкәннәр көне белән котлап, кояш үзенең яктысын һәм җылысын аямады. Шуның өчен олыларның күңелләре дә шат, йөзләре дә күркәм иде. Тубыл шәһәрендә яшәгән олы яшьтәге милләттәшләрне чакырып себер-татар мәдәният үзәге күрешү кичәсе оештырды. Очрашырга һәм хәлләр белешергә килгәннәргә матур, зәвыклы итеп Фәүрия Ниязова пешергән бавырсак-пәрәмәчләр, тәм-томнар белән чәй өстәлләре әзерләнгән иде.

Кичәне үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Олыларга да, кичәне матурлап катнашканнарга да уңышлар, бәхетләр, саулыклар теләде.

Котлаучылар, катнашучылар, үзләренең һөнәр-сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр күп булды. Илдус Уразмәмәтов сәләтле милләттәшләрен котлап, бүләкләп кенә калмады, оста җырчы Лариса Чәлилова белән матур җыр да башкарды. Динара Әпсәламова, Нәркис Нигъмәтуллинга да алкышлар күп булды. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысованың чыгышын, артистларча башкарган җырын бик яратып тыңладык. Фәүрия Ниязова һәрвакыттагыча шигырь сөйләп шатландырды. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле дә матур җыр бүләк итте. Үзәк директоры Гөлсинә ханым Ташкеева күренекле һәм сәләтле шәхесләрне котлап Рәхмәт хатлары тапшырды, бүләкләр өләште. Безнең Тубылда да шундый сәләтле кешеләрнең булуына, аларга күрсәтелгән игътибар-хөрмәткә шатланып та, горурланып та утырдым, үзем дә шигырь сөйләдем. Шулай мавыктыргыч кичәнең үткәнен, вакыт узганын да сизми калганбыз. Рәхмәт, килгәннәргә, рәхмәт, безне хөрмәтләгәннәргә, күңелебезне күреп котлаучыларга, җылы теләкләрен юллаучыларга, җырлаганнарга-биегәннәргә!

Киң күңелле Флорида ханым Марганова олылар көне белән котлап, “Яңарыш”ка яздырды. Минем газетага язылырга хәлем булса да, күңелгә ятышлы булды. “Бүләк кадерле, ә игътибары тагын да хәерлерәк”. Олы кешеләргә күп кирәкмени! Җылы мөнәсәбәт, котлау һәм рәхмәт сүзләре көч биргәндәй, илһам индергәндәй, яшәргә көч өстәгәндәй була. Рәхмәт яусын Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенә, 15 нче мәктәп хезмәткәрләренә, котларга килгәннәргә, бүләкләгәннәргә. Олыларны хөрмәт иткәннәрне Тәңре рәхмәт-мәрхәмәтеннән ташламасын, ныклык-сабырлык, саулык-тазалыкта, иминлектә-муллыкта яшәргә язсын, балалар ата-аналары белән үссеннәр. Барлык дөнья халыклары өчен күкләребез, җирләребез, суларыбыз тыныч торсын дигән теләктә калам.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума