#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәребез алдында без бурычлы

последние и лучшие новости искусства в мире

3-6Менә инде 2021 нче ел да артта калды. Пандемия сәбәпле, Җиңү бәйрәме, Өлкәннәр көнен дә сиздермичә генә үткәреп җибәрдек. Кемгә дә сер түгел, еллар узган саен әби-бабайлар рәте сирәгәя бара. Мәсәлән, Исәт районы, Югары Егәнле авылында хәзер бер сугыш ветераны да калмады. Тыл ветераннары - Зиннур Ихсанов белән Муридә Ихсанова, 1970 елларда Төмән шәһәренә күчеп киткән Фәриха Галеева һәм Шәймә Булатова гына исән-саулар.

Хәтта сугыш чоры балаларына да инде 80 яшьтән арткан. Алар – Нәгыймә Аплатонова, Галия Мөхәммәтшина, Сабирә Рафикова, Мәликә Нәҗметдинова, Гөлфара Камалова, Майкамал Рәхмәтуллина, Мансура Чаббарова, Клара Мөхәммәтҗанова, Вабирә Хәйбуллина, Файгунә Зөлкәрнаева, Шәйхулла Нуруллин.

Сугыш елларында кайгы кичермәгән бер генә гаилә дә булмады. Хәзер исәннәрнең төп бурычы - дәһшәтле сугышны, азатлык өчен гомерләрен биргән һәм тылда көне-төне эшләгән Совет халкын онытмау. Сугыш чоры балалары, әлбәттә, ач-ялангач, яланаяклы балачакларын - ничек зурларга булышып кыр эшләренә, чүп утарга, печән чабарга йөрүләрен, фермада эшләүләрен, өй хуҗалыгындагы эшләрнең дә алар җилкәсендә булганын, эне-сеңелләрен караганнарын беркайчан да онытмыйлар.

Өлкән яшьтә булуга карамастан, сәламәтлекләре яхшыдан булмаса да, бүгенге көндә дә картларыбыз йорт эшләрен үзләре башкарырга тырышалар, бакчада эшлиләр, чәчәкләр үстерәләр.

Сугыш турында хәтер, һичшиксез, буыннан-буынга күчәргә тиеш. Чынлап та, өлкәннәребез алдында без бурычлы. Аларга исәнлек-саулык, озын гомер, илебез, бала-оныклары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт телим.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836