Материалы

Өмет һәм шәфкатьлелек ияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

49-6Медицина хезмәте гадәттән тыш җаваплы һәм иң олы хөрмәткә лаек. Медиклар тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, гомерләре, сабыйларның дөньяга аваз салуы өчен җавап бирәләр. Язмышыбыз аларның һөнәри осталыкларына һәм тәҗрибәләренә бәйле.

Без Төмәннең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең Каскара авылындагы ярдәмче станциясендә эшләүче 23 ел стажлы югары категорияле күчмә бригада фельдшеры Зөлфия Мәүлет кызы Калиева белән очрашып, авыр хәзмәте турында сораштык.

- 1997 елны Төмәннең медицина колледжын тәмамлаганнан соң, берөзлексез сафта. Бригадада ике медик, бер шофер эшли. Фельдшерлар тәүлек буена, шофер 12 сәгать хезмәт башкара. Сменада гел бер кешеләр генә бергә эшләми, хезмәткәрләр алышына. Коллективта милләттәшләр күп. Зәңгәр төсле махсус форма бирделәр, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителдек. Машиналар тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, тиздән яңа транспортлар кайтачак. Коронавирус белән авыручыларга башка махсус бригадалар ярдәм күрсәтә, без бөтен авырулар белән эшлибез. Күпчелек өлкәннәр чакырта, чөнки еш инфаркт, инсульттан җәфа чигәләр. Бала тудыручы аналарга, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләргә, агуланучыларга, пешүчеләргә, сабыйларга һәм башкаларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтәбез. Эшләгәндә төрле хәлләр була: без килгәч ишекләрен бикләп куючылар да бар, лаекыл исерекләр дә очрый.

Хәзерге пандемия чорында барлык медицина хезмәтчәннәренә, гаиләмә, туганнарыма, якташларга түземлек, сабырлык, сәламәтлек телим, - дип сөйләде Зөлфия Мәүлет кызы.

Зөлфия Калиева намуслы хезмәте өчен диплом-грамоталар белән бүләкләнгән. Тырыш, гадел кешене кайда да хөрмәт итәләр. Милләттәшләребез һәр җирдә үзләрен сынатмыйлар. Көнен-төнен бер минутка да бушамый хезмәт алып баручы медицина хезмәткәрләренең эшләрен җиңеләйтү өчен авырмасак иде, үз-үзебезне саклыйк!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума