#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытылмый сугыш батырлары

последние и лучшие новости искусства в мире

32-2Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары, аларның сугышчан юллары турында бүген якыннары хөрмәт белән искә алалар. Аромаш районы, Көсәйкүл авылы батырлары Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Авылда сугыштан исән кайткан ветераннар инде мәрхүмнәр. Сугыш геройлары батырлыгы алдында мәктәп укучылары, ветераннарның балалары, оныклары истәлекләре белән уртаклашалар. Сугыш ветераны Гаппас Кәбировның кызы Дония: ”Безнең әтиебез 192 полкның 5нче Орловск Кызыл байраклы орденлы Суворов исемендәге укчы девизия составында Волковыск шәһәрен азат итүдә барган бәрелешләрдә батырларча сугыша.

Биш немец солдатларын юк итә. Шәһәр читеннән чыгып барганда снайперны кул гранатасы белән тар–мар итеп, фашист илбасарлары белән көрәштә тагын батырлык күрсәтә. Бөек Ватан сугышында ике мәртәбә авыр яралана. 1945 нче елны Германиянең Эльба елгасы янында барган сугыш бәрелешләрдә катнаша. Гаппас Кәбиров үзен кыю, курку белмәс, батыр сугышчы булып күрсәтә. Батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз ордены», “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Туган авылына, гаиләсенә кайтып ул колхозда эшли. I группа инвалид булганга, аны җиңел эшкә билгелиләр. Ул тракторчылар бригадасында хисапчы, ашлык складында каравылчы булып эшли.

Гаппас Кәбиров тормыш иптәше Азинә апа белән кызлар үстереп, үз хуҗалыкларында хезмәт итеп, авыр елларны төрле эшләр башкарып яши. Кече кызына сигез ай гына булганда, 1963 елны сугыш ветераны мәрхүм була. Күпне күргән, тылда авыр эшләр башкарган Азинә апа биш кызны үзе үстерә, аларга белем, тәрбия бирә. Үз күзләре белән фашистларның ерткычлыкларын күргән бабасы турында оныгы Эльмира: ”Минем батыр бабам Гаппас Кәбиров – гаиләбез горурлыгы. Ул Берлингача җиткән. Фашист илбасарларына каршы барган сугышларда батырларча сугышкан”, - дип яза. Күпме еллар үтсә дә, Бөек Ватан сугышы, мәрхүм булган ветераннар, сугыштан әйләнеп кайтмаганнар илебез тарихында, якыннарының хәтерендә саклана. Данлы авылдашыбыз Гаппас Кәбиров турында Хәтер китабында да язылган.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836