#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытырлык түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин бу арада Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” исемле рус телендә язылган романын укыдым. Автор һәрбер җөмләсен үзенең йөрәге аша үткәргән бу әсәр, минем дә, йөрәкнең түренә үтеп кереп, бер вакытта да күңелдән чыкмаган йөрәк яраларын яңартты.

Автор үзенең романын “Вам раскулаченным и переселенным посвящается” дип багышлый. Әсәрдә утызынчы еллар башында, үз тырышлыклары белән аякка баскан крестьяннарны мал-мөлкәтләрен, йорт җирләрен конфискацияләп, сөргенгә җибәрү тасвирлана. Төп персонаж – авыр эштән башка бернинди дә рәхәт күрмәгән авыл хатыны Зөләйха образы аша күпләрнең авыр язмышы сурәтләнә.

Ул ирегеннән мәхрүм ителеп, өстендәге тире тунының кесәсенә тыккан ипи кисәгеннән башка берни дә алмыйча (ул ипи кисәген дә ач профессор белән бүлешә), үзе кебек йортыннан куылганнар белән олауларда Казан төрмәсенә озатыла. Анда азыксыз, сусыз җәфа күргәннән соң, аларны җан сакларлык кына азык, су биреп ул вакытта кеше яшәмәгән кыргый Ангара буена бушаталар. Анда барганда алты ай газап күргән теплушка-вагоннарда, крестьяннар гына түгел, репрессиягә дучар булган акыл ияләре (табиб, рәссам, архитекторлар һ.б.) дә булган. Төрле милләт, төрле дин әһелләрен дә сыйдыра вагон (үзләре сөргенлекне “татыган” күп язучылар – И.Сәләхов, Г.Тавлин, Х.Туфан, Н.Дәүли һәм башка сөргенлек газабын күргән язучылар бу турыда язганнар иде. “Столыпин вагоннары” дип аталган тәрәзәсез, хәтта туалетсыз тимер төрмәләрдә айлар буе яшәп, исән калганнар).

Вагонда аларны адым саен үлем сагалап тора.

Алты ай газап чиккәч, тоткыннарны Ангара буенда кара урманда, бернинди азыксыз калдырып китәләр, Коралсыз, куллары белән казып землянкалар төзиләр, бөтен кышны табигать биргән ризыктан файдаланып (кош-корт ите, балык) чыгалар. Хәтта агач кайрыларын да ашарга мәҗбүр булалар.

Җирдәге тәмугътан бик азлары, бары тик үзара ярдәмләшү аркасында, исән калалар. Автор бу әсәрендә мәкерне дә, мәхәббәтне дә, изге аналык хисен дә бик оста тасвирлый. Бөтен ил тарихын эченә алган оста тарихи китабы өчен аңа рәхмәт әйтәсем килә.

Бер ялган, уйдырма юк, барысы да адәм башыннан үткән газаплар. Китап эчтәлеге белән минем бабам Гомәр Усманов гаиләсенең башыннан кичкәнен чагыштыра бардым. Онытылмый: бер ялкауның арык атында, утын чанасында биш кеше төяләләр – дүрт яшьлек онык кызын алдына алып утырган әби, аягы яралы Мәлик абый, яшь баласын тоткан аның хатыны – кышкы салкында бүтән олаулы “халык дошманнары” белән себер юлында баралар, ә Гомәр бабай үзе карлы-буранлы февраль аенда 400 чакрым юлны җәяү үтә. Юлда яшь балалары үлә, аны мәрхәмәтле кешеләргә күмәргә биреп калдыралар. Онытылмый: Тубылга җиткәч, югары торага юлсыз таудан үрмәләтәләр, әбинең тырнаклары каерылып канга бата. Уват аръягына җиткәч, гаиләне кеше тормый торган йортка кертәләр. Яхшылык та онытылмый: юлда барганда авылларда кешеләр чыгып азык-төлек бирәләр. Гаиләне калдырып, бабайлар авылларга эш эзләргә чыгып киткәч, бер дә белмәгән кешеләр, курка-курка төнлә яшеренеп, үзләре күренмичә, азык китерәләр.

Дүрт яшендә сөргенлекне күргән Мөнәвәрә апа, үсеп җиткәч тә нәүмизлекне, гаделсезлекне күрде: югары уку йортларына укырга керә алмады. Аңа хәзер 92 яшь, кызында Пермьдә яши. Ул хәлләрне хәзер дә күз яше аша сөйли.

Ләкин берсе дә эчләренә ачы җыймадылар: бабайның җиде оныгы Ватан сугышында геройларча һәлак булды, байтагы орден-медальләр тагып илгә җиңү алып кайттылар.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836