Материалы

Оста оештыручы, укытучы, китапханәче

последние и лучшие новости искусства в мире

20-8Мәрфүзә Мәсгуд кызы Мостафина кайда гына эшләсә дә, эшеннән илһам һәм рәхәтлек табып яшәгән еллары турында сагынып сөйли. Ул оста оештыручы, үзенең эшен яхшы белгән мәктәп директорының урынбасары, китапханәче. Аның белән яхшы таныш булсак та, ул үткән тормыш сукмагыннан тагын бер әйләнеп кайтты.

- Әремзән авылында тудым, Надцы мәктәбен тәмамлап, геолог һөнәре буенча укырга хыялланган идем. Бу һөнәргә әти-әни каршы булганлыктан, башка юнәлешне сайладым. Тубыл пединститутына имтиханнар бирергә өлгермәү сәбәпле, культпросвет училищесына режиссер бүлегенә укырга кердем.

Училищены тәмамлап, Октябрьский районы, Шеркалы мәдәният йортында хезмәт юлымны башладым. Анда 3 ел уңышлы эшләдем, тик туган ягыма кайту, югары белем алу турында хыялландым. Ул елны әнием дә вафат булды. Вакыт та уза, киләчәк тормышны да кайгырту кирәк иде, - ди Мәрфүзә апа. Ул Тубыл пединститутының филология факультетына укырга кергәндә М.Җәлилнең иҗатын, шигырьләрен сөйләп имтиханны “5”кә биргәне турында хатирәләре белән уртаклашты. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, ул читтән торып уку бүлегенә күчә. Усман исемле егеткә тормышка чыга. Хезмәт юлында да, тормышында да яңа үзгәрешләр башлана. Пионервожатый булып 4 нче мәктәптә, аннары 15 нче мәктәптә эшләгән еллары турында: ”Кайда гына эшләсәм дә, хезмәт юлымда үз эшләрен яраткан, югары мәдәниятле кешеләр белән эшләргә туры килде. 15 нче мәктәптә мине эшкә Җәзилә Әмир кызы Массагутова алды. Ул елларны гөрләп, янып, илһам алып эшләдек. Шәһәр күләмендә чаралар үткәрдек. Балаларны 1979 нчы елны Мәскәүгә юллама буенча “Ленин таулары”на алып барулар әле күз алдымда. Безнең балалар ял иттеләр, белем алдылар, алар өчен экскурсияләр оештырылды. Мәктәп каршындагы мәчет бинасында Пионерлар йорты ачылды. Мине анда эшкә чакырдылар. бераздан Пионерлар йорты Балалар иҗаты йортына күчерелде. Илебездәге үзгәртеп кору чорында мәчет бинасын үз вазифасын башкарыр өчен халыкка кайтардылар. Мине методистлар кабинеты җитәкчесе итеп билгеләделәр. Шәһәр күләмендә, барлык мәктәп укытучылары, укучылары катнашында чараларны без оештырдык. Бик җаваплы, катлаулы чор иде. Ул елларны мине 9 нчы мәктәп директорының тәрбияви эшләре буенча урынбасары итеп билгеләделәр”, - дип сүзен дәвам итте. 9 нчы мәктәптә эшләгән елларны Мәрфүзә Мәсгуд кызы сагынып искә алды. Ул анда укытучылар, укучылар белән дә уртак тел табып кызыклы, файдалы тәрбияви чаралар оештыра. Мәктәптәге тырыш хезмәте өчен аны РФнең халык мәгарифе отличнигы исеме белән бүләклиләр. Һәр хатын-кыз өчен иң мөһиме – гаилә. Мәрфүзә апа тормыш иптәше Усман абый белән ул һәм кыз үстерәләр. Хатын-кызның бәхетен гаиләсе, балалары тулыландыра дип әйтәләр. Улы Альберт белән кызы Әлфия икесе дә югары белемле белгечләр. Мәрфүзә апа улының, кызының уңышларына, оныкларына сөенеп яши. Кызганычка, тормыш иптәшенең гомере кыска була.

Мәрфүзә Мәсгуд кызы лаеклы ялга чыкканчы Төмән дәүләт индустриаль институтының Тубыл филиалында китапханә мөдире булып эшли. Анда фәнни китапханә бүлеген ачуда ул зур тырышлык күрсәтә. Шәһәр күләмендә ачылган китапханәне тубыллылар да яхшы хәтерлиләр. Оста оештыручы, укытучы, китапханәче кайда гына эшләмәсен, уңышларга ирешә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума