Материалы

Печән өсте

последние и лучшие новости искусства в мире

30-15Печән чабу –терлеккә азык әзерләү өчен үлән чабу процессы, шулай ук бу чабу вакыты. Үлән чабу өчен билгеләнгән урын – болын. Печәнне яхшы һава торышында һәм сезонның билгеле бер вакытында, үләннең тиешле биеклеккә һәм печән әзерләү өчен массага ирешкәнендә башлыйлар.

Хәзер нәкъ печән өсте. Көннәрнең иң озын вакыты булуга карамастан, эшнең бетәсе, төгәлләнәсе юк чак. Кояш кыздыра, чапкан печәнне көнендә үк җыеп каласы килә...

Их, ул чаклар! Ничек кенә авыр булмасын, ул вакытларны сагынып, юксынып, сагышка батып искә аласың. 1981-1991 еллар – балачак, яшьлек еллары.

Олысы-кечесе иртә таңнан (кояш кыздырып хәлне алганчы дип) кырга ашыга. Әти без уянганчы дип чалгы таптый-чүки. Печәндә олысы да, кечесе дә мәш килә. Авылда бала-чага караучы әби-бабайлар гына кала. Алар тирә-күрше сабыйларына да күз-колак була. Иң куркынычы – янгын, бала-чагага ышаныч юк.

Шушы чорда Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы урманнары, сазларының кайсы гына почмакларында печән чапмадык. 1988-1989 елларгача гаиләбезнең рәтле печәнлеге булмады. Мәрьямбикә апа белән улы Хәйдәр абый Гыйльфановлар якын күреп әтигә: «Шамиль, печәнлегебез яхшы, инде хайваннар асрамыйбыз, сезгә булсын», - дигәч бик шатландык, рәхмәтләр әйттек. «Аска», «Бүрәнгә», 5 чакрым җәяү йөреп туйган идек. Ел саен диярлек елгага зур су килә, юлны каплый, китә, без бата-чума аннан печәнгә барабыз-кайтабыз. «Өстә» рәхәт, чөнки Кыткүл авылына таба сузылган коры юлдан 5 чакрымны атлап җиңел үтәсең. Каршыга я әрҗәле ат очрый, я машина. Нигездә, әти мотоцикл белән «җилдертә».

Печән чабу үзе бер күңелле процесс. Табигать белән кушылып, аннан энергия, көч туплыйсың. Аллаһы Тәгалә аларны үзе бирәдер, аның кодрәтедер. Башта арасың, беләкләр сызлый, аннары ияләшәсең. Үткен чалгы белән үләнне тигез генә, ашыкмый чабып барасың. Тәмле үлән исләре аңкый, кайчак кигәвен, черки чыгып теңкәгә тия, түзәсең.

Төшке аш вакыты җитә. «Стан»да учак ягып чәй кайнатабыз, бәрәңге, уха, аш пешерәбез, өйдән китергән азыкларны ашыйбыз. Суны канаулардан, елгалардан алып марля аша сөзеп кайнатабыз. Ашап ял иткәннән соң, тырма белән печән җыябыз. Богылларны ат белән тарттырдык. Әти гел Наил абый Айтумбитовны яллады. Наил әкә гади, юаш, миһербанлы җирле себер татары иде. Әти кайчан гына мөрәҗәгать итмәсен, кире какмады.

Кибән ясарга апам Лилияне, я мине менгезделәр. Менүе җиңел, биектән төшкәндә куркасың, арканга тотынып чак җиргә басасың. Печәннән арып кайтасың, кичкә таба барысы онытыла, кызлар белән җыенып дискотекага чыгасың.

Печәннең уңышы, күләме, сыйфаты һава торышы белән бәйле. Тоташ яңгырлы, суык җәйләрдә үлән кипми күгәрә, яна. Кешеләр көн саен печән әйләндереп газапланалар. Мондыйны терлекләр ашамыйлар, яратмыйлар. Бик кызганыч хәл, әмма андый җәйләр дә булды тарихта.

Чалгы белән кырда печән чабулар да, арба эзләре дә юк инде. 1990 еллардан шәхси хуҗалыкларда да печәнне тракторлар белән чаптыра башладылар. Хәзерге көндә эшкуарлар рулонга төрәләр дә, күпме теләгең бар, шуның кадәр алардан әзерне сатып аласың. Бүгенге вакытта терлекләрне авылларда аз кеше тота.

Безгә, Советлар чорында үскән авыл балаларына, эсседә, үтә челләдә таңнан торып олыларга ярдәм итү өчен 6-7 кибән куешырга түземлек, ихтыяр көче, тәртип кайдан килде икән дип уйланасың. Һичкайчан зарланмаган, шулай булырга тиеш дип кабул иткән, эшләгән һәм эшләгән. Нигә безне печәндә һичкайчан талпан тешләмәгән, елан чакмаган?

Кулымда гаилә архивыннан алынган уникаль, кызыклы фоторәсем. Яркәү районы, Карбан авылы кырында кибән куялар. Чама белән 1970 еллар башыдыр. Ат янында басып торучы малай – әниемнең энесе Рүфәт абыем. Кибәнгә терәлеп басканнар – сулдан уңга: ике кызны танымыйм, өченчесе – әниемнең сеңлесе Нәркизия апам (Әхтәриева), янында әтием – Шамил Фәхретдинов һәм картатам – әниемнең әтисе, сугыш ветераны Әхмәтфәрит Тильмөхәммәтов.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума