#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт сиңа, Әниебез!

последние и лучшие новости искусства в мире

25-3Ялутор районының Бумаер авылында яши безнең кадерле әниебез - Әнүзә Исхакова. Мин аны зур хәрефтән “Әни” дип язар идем. “Әни” сүзенә барсы да сыйган: иртәнге иркәләп уятулар, нәфис йомшак куллар, тормышта ярдәм һәм терәк тә ул! Әтиебез белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Күп балалы ана булу – зур хезмәт, дияр идем. Тик аның беркайчан да проблемаларга, арыганлыкка зарланганын ишеткәнебез булмады. Әниебездә гаҗәеп рәвештә тыйнаклык һәм актив тормыш алып баручанлык сыйфатлары ярашкан. Ул әле бик тырыш та. Һәркайда ул үрнәк, үзе ислам нигезләрен дә хөрмәт итә. 4 кызына яхшы әни, дус булса, 1 малае өчен - дөньядагы хатын-кыз эталоны.

Хәзер гаиләбездә табиблар да, тегүче, агроном, юристлар да бар. Әниемнең балачак хыялын малае тормышка ашырды – ул олы йөрәкле табиб. Ул лаеклы ялда булса да, эшсез утырмый: иң яраткан шөгыле бәйләү. Яраткан оныклары аның кул җылысы сакланып калган бияләй, оекбашларны яратып кияләр, үзе дә зур канәгатьлек, күңел тынычлыгы ала. Ә өстәлдә һәрвакыт хуҗалыктагы сыерлар бүләге – яңа савылган сөт, авыл каймагы, эремчеге, мае. Тагын оныклар куандырырга җай табыла.

Гаиләбездә алган хезмәт тәрбиясе тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска ярдәм итә. Әниебезнең сабырлыгы, шул ук вакытта һәрнәрсәгә өлгерә, барысын да булдыра алуы безгә озын гомер юлында маяк сыман. Аның үрнәгендә, Әнигә зур хөрмәт, ихтирам белән көн итәбез, балаларны да гаиләбез йөзенә кызыллык китермәслек итеп тәрбияләргә омтылабыз. Рәхмәт сиңа, Әниебез!

Бергәләшеп тормыш алып барган, кыенлыкларны бер-берсенә ярдәмләшеп кичергән, безне үстерүдә зур тырышлык куйган әтиебез Минниәхмәт тә әниебез белән бер гомер сукмагыннан атлавына шатланып, аның белән горурланып яши. Намаз алдыннан азан әйткәндә аның мәчет манарасыннан яңгыраган тавышын ишетү күңелгә тынычлык өсти, көч бирә.

Балалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836