#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтләргә төренеп яшәгез

последние и лучшие новости искусства в мире

41-5Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Заһидә Алим кызы Бекенина быел 80 яшен каршылый. Ветеран укытучы белән очрашып, әңгәмә кордык.

- Гомер дәфтәремне актарып, үткәннәрне искә алам. Балачагым авыр сугыш елларына туры килде. Әтиебез 1943 нче елны Ленинград фронтында һәлак булды. Әниебез өч кызны үзе үстерде, укытты. Яшь, матур чаклар онытылмый. Авырлыкларга карамастан, тормыш күңелле иде. Тара шәһәренең урта мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутының филология факультетына укырга кердем.

Аннары читтән торып укыдым. 1960 нчы елны вертолетта Лаемтамак авылына килеп төштем. Сазлыклар арасында урнашкан Тәпкен авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлымны башладым. Балаларны да, эшемне дә ихлас күңелем белән яраттым. Онытылмаслык хатирә булган вакыйганы искә алам. 1970 нче елларны Лаемтамак авылында балтачылар бригадасын яллап, мич салучыларны табып, яңа мәктәптәге эшләрне башкарып чыктык. Беренче октябрь көнне яңа бинага укытучылар коллективы, укучыларыбыз белән күчендек. Бу минем мәктәп директоры булып эшләгән елларыма туры килде. Ул елларны безнең Лаемтамак мәктәбендә 574 укучы укыды. Фәннәр татар телендә алып барылды. 5 ел директор, 4 ел завуч булып эшләдем. Рус, немец телләрен алып бардым. Гомер юлдашым Сөнгатулла Хәкимҗан улы белән танышып, гаилә кордык. Ул да читтән торып укыды, пединститутның физика–математика факультетын тәмамлады. Мәктәптә физика, химия, математика фәннәрен укытты. Кеше өчен иң мөһиме - яраткан һөнәрең буенча эшләү һәм гаилә бәхете. Бәхетле еллар күз алдымда. Безнең ике улыбыз, кызыбыз монда тудылар. Гомер бик тиз узып китә икән. Сазлыклар арасында урнашкан авылларда яшәү авыр дип еш ишетәбез. Без зарланмадык, чыдам булдык. Боз эретеп чәй кайнаттык, ашарга пешердек, кышын кар эретеп кер юдык. Электр уты булмаганда, керосин лампалар ягып дәресләргә әзерләндек. Балаларыбыз да шулай көн күрделәр”, - дип искә алды ул.

Заһидә апа белән Сөнгатулла абый Лаемтамак авылын, халкын, укытучы һөнәрен яратып 40 елдан артык эшлиләр, яшиләр. Шатлык-куанычлар белән тулы булган гаиләнең кайгы-хәсрәтләре, сынаулары да җитәрлек була. Гомернең һәр мизгеленә шатланып яшәгән чорда аларның ике уллары да йөрәк авыруыннан вафат булалар. Бүген аларның күңелләрен кызлары Гөлшатның гаиләсе, оныклары, киленнәре күтәрә. Өлкәнәеп Тубыл шәһәренә күченеп килгән Заһидә апа һәм Сөнгатулла абый белән без еш себер-татар мәдәният үзәгендә очрашып сөйләшәбез. Заһидә апа кешеләрнең хәленә кереп, киңәшләре белән ярдәм итүче кеше. Ул РСФСРның халык мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе, халык мәгарифе отличнигы билгесе һәм өлкә, шәһәр мәгариф бүлекләре исеменнән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Үз эшләрен яратып һәм тырышып эшләгән Бекениннар бүген икесе дә “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамблендә катнашалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836