Материалы

“Рәхмәтле сиңа җир уллары”

последние и лучшие новости искусства в мире

22 январь көнне Тубылның себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрәбез Галия Абайдуллинаның 2015 елда дөнья күргән “Шигырьләремнән мине эзләгез” китабына багышлап “Тынгысыз җан” исеме белән зур кичә үтте. Үзәк хезмәткәрләре бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Кунакларны, кичәдә катнашучыларны матур итеп каршы алып, озатып, концерт номерларын чыгышлар арасында күрсәтеп бардылар. “Мирас” ансамбленең биюләре, “Сүзге” вокал ансамбленең җырлары, бигрәк тә шагыйрәнең ике оныгының әбиләрен котлап зур җылылык белән чыгышлары, үзәк артисты Хәсән Хучашевның җырлары берәүне дә дулкынландырмый калмады. Ансамбльләр җитәкчеләре - Наҗия Хәкимова, Мөнәвәрә Андрущик, җырчы кызлар Рузилә Мәчитова, Динара Әпсәләмовага һәм башкаларга зур рәхмәтләр.

Билгеле, кичә үзәгендә тубыллыларның яраткан шагыйрәсе, искиткеч талант иясе сәхнә түрендә Төмәннән килгән кунакларның һәм аның иҗатын яратучыларның чыгышларын тыңлап, күптән түгел үткән туган көне белән котлап тапшырган бүләкләрен кабул итеп зур дулкынлану һәм канәгатьлек хисләрен кичереп утырды.

Зиләнең 2003 елдан бүгенге көнгә кадәр 11 китабы басылып чыгуы чыннан да зур хезмәт. Алар авторның үткән һәм хәзерге тормыш елларының заяга узмаганлыгын раслыйлар.

Гомер көзләренә керү якынлашканда, шагыйрә йөрәк җимешләренең өлгергәнлеген ашыга-ашыга барлый бара. Галия – замана баласы. Ул тормыштагы бер генә вакыйганы да читләтеп үтми. Җиребез-суыбыз, аның байлыклары, туган җиребездә яшәп яткан милләттәшләре, аларның тырыш хезмәтләре, язмышлары, ата-ана, ир-хатын, дуслык-туганлык мөнәсәбәтләре, телебез-динебез һ.б турында гына түгел, комсыз бәндәләр һәм башка ямьсез күренешләрне дә читләтеп үтми.

“Җирең, суың, һаваң – дару безгә,
Бик шифалы чишмә суларың.

Җирнең асты-өсте нигъмәт тулы,
Рәхмәтле сиңа җир уллары”,

 - дигән “Себер – туган илебез” шигырендәге юллар барлык себерлеләрнең уртак хисләрен чагылдыра.

Туймас комсызларны, байларны ул урынлы рәвештә шушы юллар белән кисәтеп тә куя:

“Өч көнлек фанида, байлар,
Чама белән уйнагыз.

Мәңгелектә барыбыз бер,
Ахирәтне уйлагыз”.

Хәзерге заманда иң актуаль мәсьәләрнең берсе булган – телебезнең югала баруына борчылып, аның сакланып калуына зур өметләр баглап:

“Һәркемгә дә үз милләтен
Хөрмәт итү тиештер.

Ана телен үпкәләтми
Саклап калу тиештер”,

- дигән юллар яза “Телне үпкәләтмик” шигырендә.

Чыгыш ясаучылар шагыйрәнең “Яңарыш”ыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәвен ассызыклап, газетабызга да, уңган-булган милләттәшлеребезне аның аша белеп барабыз, дип рәхмәтләрен белдерделәр.

Галия иҗатына югары бәя күренекле шәхес Клим Садыйков, ветеран укытучылар Гөлҗиһан Закирова, Нурҗиһан Назыйрова, Алсу Хәмитова, Төмән кунагы Мәдинә Уразмәтова һәм башкаларның чыгышларында әйтелде. Барысы турында да әйтеп чыгу мөмкин түгел. Ә шагыйрәне иң куандырганы, билгеле, шәһәр Думасы депутаты, 15нче мәктәп җитәкчесе, зур хөрмәткә лаеклы шәхес – Сәит Хисмәтуллин, шагыйрә Клара Кучковская, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова һәм һәр чарага ямь-тәм биргән өлкә автономиябезнең рәисе Ришат Зиганшин котлаулары булды.

Кичә ахырында шагыйрә аларга һәм кичәдә катнашкан дус-туганнарына, таныш-белешләренә, үзәк җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдиновага, оештыручылар Алсу Симонова, Розалия Курманова, алып баручы Лариса Насыйбуллинага зур рәхмәтләрен белдерде.

Рәшидә БАКИЕВА, РФнең атказанган укытучысы.
Тубыл районы, Маслово авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума