Материалы

Рәхмәт сиңа, абыебыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

17-10Юрист Абайдулин 1956 елда Индәр авылында зур гаиләдә беренче бала булып туа. Әтиебез - Хәсән Мөхәммәтулла улы, әниебез - Мәүлиха Пәслетдин кызы биш бала үстерәләр, хәзер дүртәвебез исән - ике кыз, ике ир-егет. Бик иртән әтисез калып, бар нәрсәгә өйрәнеп үстек. Әниебезнең төп ярдәмчесе Юрист абый булды. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, ул Боровое авылындагы урман хуҗалыгына эшкә керә. Һәр алган акчасын әнигә бирә, ә әни кемгә пима, кемгә итек, кемгә пәлтә алырга ашыга. Әтидән соң пенсия чыга, ә ул акча бик аз була.

Армия сафларына барырга вакыт җитә, абыебыз бурычын Ерак Көнчыгышта үтәп кайта.

Без олыгая башлагач, абый Төмән шәһәренә эшкә юл алды. Туган апабыз аны медицина җиһазлары заводына эшкә урнаштыра. Шунда җиңгиебез Минсара Имам кызы белән танышып, авылда туй ясыйлар. Бер-бер артлы ике малайлары туа, Артур, Айвар дип исем кушалар. Менә инде 43 ел алар кулга-кул тотынып бергә баралар. Зур малайлары Төмән шәһәрендә яши, кечеләре Владивосток якта. Абыйларның дүрт оныклары бар.

Хәзерге көндә алар Ялутор районы, Бердюгино авылында яшиләр. Икесе дә лаеклы ялда булсалар да, эшлиләр. Абыйның 44 ел эш стажы бар. Ул мәктәптә завхоз эшен алып бара. Бик мактаулы, грамоталар, Рәхмәт хатларын алып тора. Эшен бик яратып башкара. Икенче мәртәбә авыл депутаты булып сайлана, туганчыл, бик тыйнак.

Абыебыз безнең ярдәмчебез, җәй саен бакча эшләрендә дә ярдәм итә. Җиңгиебез белән күңелләребезне күтәреп кайтып йөриләр. Әти-әниебезнең хәтем ашларын үткәреп торалар.

Без - ике кыз туганы - абыйны 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Җиңгиебез белән бергә картаерга, балаларыгыз-оныкларыгызның игелеген күреп, сәламәт булып озак еллар яшәгез.

Тания, Сахита, Даниял АБАЙДУЛЛИННАР,
Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума