#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтләремне җиткерәсем килә

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин нигездә җирле халкымның тормышы, яшәү рәвеше, язмышы, тел һәм дин, гореф-гадәтләр, илем-җирем, табигать турында язам. Минем бу тыйнак кына, гади һәм эчкерсез хезмәтемә бәя бирепме, әллә мадти ярдәм итәргә теләпме, иҗатымны яратыпмы, булышырга теләүчеләр дә күренә башладылар. Аларга чиксез рәхмәтемне “Яңарыш”ыбыз аша да белдерәсем килә.

Себер татарлары өчен, аның телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү нияте белән бар күңелен, җанын биреп, янып-көеп иҗат итүче шәхесләрнең берсе – Максим Сагидуллин дияр идем. Ул минем 3 китабымның себер татар телендә чыгуына сәбәпче дә, редакторы да, корректоры да, аз булса, ике китабымны чыгарырга чыгым чыганагын үзе тапкан кеше.

Тубыл төбәгендә яшәп ятканнарның, бигрәк тә, Лаемтамак, Вәчир кебек авылларның яшәү шартларын белеп-аңлап, бар көчен куеп тырышкан депутат Ринат Урамаев та үзе килеп-күреп, сорашып, китап чыгарырга булышу теләген белдерде. Озак та калмый, аның ярдәме белән тагын бер шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Байтактан Төмән буйлап сәяхәт иткән “Тел сагында торамын” дигән китабым да, шөкер, хуҗасын тапты. Аны, үзе чыгым юнәтеп, Динар әфәнде Абукин чыгарды. Бу китапларны Төмәннән, үзе теләп, Айсылу Юнысова барып алды һәм миңа китереп тапшырды.

Менә мондый милләтпәрвәр кешеләребез булганда һәм алар кайгыртып-булышып торганда телебез һәм динебез, әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез сакланып калыр, иншаллаһ. Мондый шәхесләрне, шигърият яратучыларны, ”Яңарыш”ны яратып укучыларны, милләт өчен тырышып эшләгәннәрне ничек инде хөрмәт итмисең дә һәм аларга рәхмәтләр әйтмисең?!

Тормыш кырысланамы, язмыш кыерсытамы? Яшәү шартлары үзгәрә... Менә мондый вакытта туганнар, дуслар, белеш-танышлар, күршеләр үзара аралашып, ярдәмләшеп, рәхмәтләр әйтешеп яшәсәк, җиңелрәк булыр иде һәм көч тә килер иде, саваплы да калыр идек. Вакыт юкка гына сылтамагыз, теләсәң, телефонда, телевизорда, компьютерда азрак утырсаң, вакыт табыла ул. Рәхмәтләрне күбрәк бирешеп һәм алышып яшәсәк иде.

Хөрмәт белән Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836