Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рухи көч бирүче музыка дәресләре

последние и лучшие новости искусства в мире

2-3Җыр дәресләре укытучысы Вәлия Фирүс кызы Бакиева хезмәт юлын 19 яшендә башлый. Ул көн саен мәктәпкә шатланып, ашыгып килә. Башлангыч сыйныфлар пандемия вакытында да мәктәптә укуларын дәвам итәләр. Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбендә җыр дәресләрен алып баручы укытучы балаларны, сайлаган һөнәрен, дәресләрен яратып, зур тырышлык куеп эшли. «Пандемия чорында эшләү авыр түгелме? Укытучы хезмәтендә нәрсәләр үзгәрде?» - дигән сорауларга ул җавап биреп:

- Эшкә җаваплы карасаң, беркайчан да эш җиңел бирелми. Уңышларга ирешер өчен таләпчән булырга, эшләгән эшеңне, балаларны яратырга кирәк. Бер елга якын өлкән кешеләрнең, балаларның да үз-үзләрен тотышында үзгәрешләрне күрәбез.

Класс кабинетына кергәндә йөгереп, кочаклап исәнләшкән укучыларым күп иде. Башлангыч сыйныф бит, алар әле үсеп җиткән балалар түгел, хәзер үзгәрделәр, читләшебрәк йөрергә өйрәнделәр. Мәктәптә дә, тормышта да кулларны еш юу, антисептик куллану гадәти күренешкә әйләнде. Музыка дәресләрен без махсус музыка кабинетында үткәрә идек. Хәзер бу дәресләр башлангыч сыйныф кабинетларында үтә. Балалар укытучының фортепианода уйнаганын тыңларга яраталар иде. Беренче тыңлап, аннары җырларны бергә башкаруларны сагынабыз. Музыка дәресләрендә ешрак логоритмика, тынлы, тавышлы, дөрес сулыш алу күнегүләрен үткәрәбез. Хәзер балаларны яңа терминнар белән таныштыруны дәвам итәм. Укучылар мондый күнегүләрне яратып башкаралар, кирәк булганын аңлыйлар. Көйне ишетү, моң дөньясын аңлый белгән укучыларым бер мизгелгә булса да дөнья мәшәкатьләрен онытканнарын күрү минем өчен зур шатлык. Ничек булса да, уку программасыннан укучыларым белән артта калмаска тырышабыз. Укытучылар да, балалар да коронавирус чире вакытлыча килгән бер сынау булганына ышаналар. Чын күңелемнән бу чирне җиңеп чыгарга язсын дигән теләктә калам. Укучыларым белән музыка дәресләрен үз кабинетыбызда үткәреп, бәйрәмнәрне шаулатып оештырып, конкурсларда онлайн түгел, бергә аралашып катнашыр чаклар җитәр. Яраткан көйләребез кайгы-хәсрәттә дә, бәхет-шатлыкта да безнең белән. Тыңлаучыларына рухи көч биргән яраткан көйләре, җырлары яшәргә, матурлыкны күрергә өйрәтсен, - дигән фикерләре белән уртаклашты.

Вәлия Фирүс кызы Тубыл шәһәрендә танылган “Брэвис” вокал ансамбле җитәкчесе дә. Алар халыкара, өлкә, шәһәр күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, күп мәртәбә җиңүләр яуладылар.

Тубыл шәһәренең мәдәният һәм сәнгать колледжын, Төмән сәнгать һәм мәдәният академиясен тәмамлаган белгеч бүгенге көндә үзенең тирән, төпле белемнәрен киләчәк буынга тапшыра.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836