Материалы

Сәләтле әни

последние и лучшие новости искусства в мире

14-5Гөлфирә Шакир кызы Алимованы Ялутор шәһәренең милләтләр мәдәниятләре йортында, кызлары Надия белән Сәрияне “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов җитәкләгән татар теле түгәрәгенә алып килгән чакта очраттык. Ул: “Мин Тубыл районы, Үләртеш авылында күп балалы гаиләдә, татар телендә сөйләшеп үстем. Әти-әниебез бездә балачактан ук туган телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләделәр. Хәзерге көндә дә туганнар белән җыелышсак, рәхәтләнеп татар җырларын җырлап, себерчә төйдереп биеп күңелләнәбез.

Без тормыш иптәшем Газинур Калбай улы белән 4 кыз үстерәбез, 4 оныгыбыз бар. Олы кызларыбыз татар телендә яхшы аралашалар. Өйдә үзебез дә туган телдә генә сөйләшергә тырышабыз. Ә менә кече кызлар русча гына сөйләшәләр. Фәрид Зәки улы татар теле түгәрәген башлап җибәргәч, бик шатланып кызларыбызны алып килдек. Хәзер кызлар үзләре дә бик теләп йөриләр, сөйләшергә, укырга, язарга өйрәнәләр. Тик эшләсен генә иде бу түгәрәк”, - дип сөйләде.

Гөлфирә Шакир кызы 16 ел гомерен пешекче һөнәренә багышлаган. Күптән түгел ул Ялутор шәһәренең атаклы ит комбинатына эшкә урнашкан. Гомумән әйткәндә, Гөлфирә ханым күпкырлы талант иясе булып чыкты. Аны шәһәр мәчетендә узган төрле мәҗлесләрдә өстәл әзерләп, кояштай елмаеп кунаклар каршылап йөргәнен, берничә ел Зөһрә Кожевникова җитәкчелегендәге “Сандугач” халык ансамблендә җырлаганын яхшы белсәк тә, ә менә эштән кайтып, гаиләсенә тәмле кичке ашлар әзерләгәннән соң, утырып күз явын алырлык келәмнәр, күлмәк-кофталар, оекбаш-бияләйләр дә бәйли дип һич тә уйламаган идек. Ничек өлгерә ул, диярсең! Соңгы вакытта Гөлфирә Шакир кызы шәһәрдә эшләп килүче “Әбием” проекты уздырган чараларда да бик теләп катнаша, аш-су әзерләү буенча мастер-класслар да уздыра. Мәсәлән, аннан күп очракта себер татарларының милли ризыгы булган – кәпәц бавырсагын пешерүен үтенәләр. Шулай ук ул шәһәрдә узган бәйрәм-мәҗлесләргә дә татар халык ашлары әзерләп алып бара.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума