#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабыр холыклы, гыйлемле укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

21-9Укытучы хезмәте – изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы - шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче. Укытучы – юк кына ташбаш малайны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә, тыңлаусыз “юньсездән” дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Сабырлык, тыйнаклык, гыйлемлелек, пөхтәлек – болар барысы да укытучыга хас сайфатлар.

Шушы сыйфатларның барысын да җыйган укытучылар Зур Акъяр авылында күп. Бүген шулар арасыннан Бибиниса Әхәт кызы Хәбибуллина турында язып үтәсем килә. Бибиниса апа 1936 елның 19 маенда Омск өлкәсе Олы Бүрән авылында туып-үсә.

Бүгенге көндә биш вакыт намазын укыган Бибиниса апа горурлык белән: «Туган авылымда изгеләр зираты бар. Анда ислам динебезне таратучы Бикач исемле мөселман күмелгән», - диде. Бибиниса апаның әтисе Әбеләхәт 1915 елныкы, әнисе Бибисәйрә 1910 елда туган ятим кыз була. Әтисе 4 классны гарәп графикасы белән укый. Аннан соң латин хәрефләре белән укырга өйрәнә. Үзлегеннән укырга өйрәнеп, район үзәгендә атеист юнәлешендә инструктор булып эшли. Әнисе Бибисәйрә яза белмәсә дә, фольклорны яхшы белә. Яттан сүрәләр өйрәнә, дингә якын кеше була. Әбеләхәт абый 1940 елда фин сугышында булып кайта. 1941 елда сугыш башланганнан соң, өч ай яшүсмерләрне сугышка әзерли. 1941 елның сентябрендә сугышка китеп, 1948 елда Болгария, Румыниядә сугыш җимерекләрен төзәткәннән соң гына, офицер-майор дәрәҗәсен алып әйләнеп кайта. Бибисәйрә апа белән Әбеләхәт абый гаиләсендә 7 бала туа. Арадан Бибиниса апа һәм аның абыйсы Әбделхәлим генә исән калалар. Калганнары сугыш елларында вафат булалар.

Бибиниса апа 4 сыйныфны Олы Бүрәндә укый. Җидееллыкны Усть-Ишим авылында тәмамлый. 1952 елда ул Тубыл педучилищесына укырга керә. Шул елларны сагынып искә ала. «Кукуруза икмәгенә 1-2 сәгатьләп чират тора идек. Өйдән посылка белән мичтә киптерелгән бәрәңге килә иде. Стипендия 14 сум. Уку түләүле иде, елына 35 сум түләп укыдык. 14 сум стипендияне ашарга, торакка, укуга түләргә дә җиткерә идек. 4 нче курста гына стипендиябез 20 сумга күтәрелде. Бүлмәдә 14 кыз яшәдек. Педучилище җитәкчесе Зиннур абый Бикшенов тулай торакта дәрес әзерләүне яратмый иде, училищега барып әзерләргә куша иде. Имтиханнарны «5»легә биргән студент калганнарны кинога алып керә иде», - дип сөйләде Бибиниса апа. Ни сәбәпледер, 70 кешелек төркем студентлардан 2 рәт имтихан алып, 20 студентны төшереп калдыралар. Төркемдә 50 генә студент кала. Тырышлыгы аркасында Бибиниса апа укуын дәвам итә һәм 1956 елда Тубыл пединститутына укырга керә. Шул елларда Тубыл пединститутында Казаннан укытучылар килеп укыта. 1961 нче елда Бибиниса апа “Рус һәм татар теле укытучысы” дипломын алып, юллама белән Зур Акъяр авылына килеп төшә. Бибиниса апаның хезмәт юлы шушы авылда башлана. «Ясалып бетмәгән яңа мәктәп, мәктәп директоры Хатыйп абый Хәбибуллин, укытучылар - Роза Качаева, Кави һәм Сагъдәт Мәүлитовлар Люция Хәбибуллина, Әкрам һәм Мәгъсүдә Мадьяровлар, Галия Кәримова һ.б. Шушы мәктәптә ул үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. Аягына киез итек киеп басып торган чибәр егет Кафи Хәбибуллин кичке мәктәпкә 8 нче класска укырга килә. Ә инде көндезләрен ул тракторда эшли. 1962 елда алар өйләнешәләр. Бер-берсен яраткан пар бик тату, бик бәхетле яши башлыйлар. «Минем иң кадерле 2 документым бар», - дип сөйли Бибиниса апа. Шуларның беренчесе Кафи абый өчен Бибиниса апага бирелгән Рәхмәт хаты. Кафи абый бит өйләнеп, ике балалары туганнан соң Свердловск партия Советы мәктәбендә 3 ел көндезге укуда укый. Күпме генә авыр булса да, Бибиниса апа сынатмый, тырыша: эшли дә, балаларын да тәрбияли. Икенче документы - «Хезмәт ветераны» таныклыгы.

Чынлап та тырыш, гыйлемле, сабыр укытучы үзенең өч баласына да, иренә дә югары белем алырга булыша. Шулай ук ул укыткан укучылар югары белемле, тәртипле кешеләр булып тәрбияләнгәннәр. Шулар арасында Гүзәл Качаева, Назия Шәрәфетдинова, Нурия Төхвәтуллина, Нурия Мусина медицина хезмәткәрләре. Гөлсем Хәмитова прокуратурада, Гөлнара Сагидуллина укытучы һ.б. Бибиниса апа: «Әгәр икенче гомерем булса, шул ук юлны үтәр идем, шулай ук кешегә кияүгә чыгар идем. Әгәр дә исән булса, хәзергә кадәр кадерләп яшәр идем», - ди. Кызганычка каршы, Кафи абый 2004 елда вафат булды. Бибиниса апа үзен шулай ук бәхетле ана һәм бәхетле әби дип саный.

Улы Сибгать подполковник. Хәзер инде лаеклы ялда. Тормыш иптәше Гөлнара белән 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Инде аларның да 3 оныклары бар. Бибиниса апаның икенче кызы Фиалида “Сибирь” санаториенда баш табибның урынбасары булып эшли. Ә төп һөнәре - физиотерапевт. Тормыш иптәше Булат белән 2 бала тәрбияләп үстерделәр. Булат да запастагы офицер. Фиалиданың балалары әниләренең һөнәрен сайладылар.

Бибиниса апаның өченче кызы Лениза Тубыл пединститутының филология факультетын тәмамлады. Тормыш иптәше Альберт белән 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Олылары Алинә әдәбият факультетында укый, ә Рузилә гимназияне тәмамлый.

Шушындый сабыр холыклы, гыйлемле, тыйнак укытучы лаеклы ялга чыкканнан соң да биш вакыт намазын укырга, курсташлары белән элемтәдә торырга да, бала-оныклары белән күрешеп, аралашырга да вакыт таба. Буш вакытларында шигырьләр дә яза. Артык тыйнаклыгы аркасында шигырьләре кулъязма рәвешендә ята.

Тыйнак, сабыр булган Бибиниса апаны һәркем хөрмәт итә, аңа сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим. Бала-оныкларының игелегендә, тыныч картлыкта яшәргә язсын Ходай.

Бибиниса апаның 50 ел буена Акъяр авылында фельдшер булып намуслы фидакарь хезмәт күрсәткән Зәкия Бәдретдин кызы Бакиевага багышланган бер шигырен тәкъдим итәм:

Гадел табибәдә – ихтыяр көч
Тормыш бураннарына каршы торырлык!

Сәләтлеге, җитезлеге, батырлыгы
Чапкан атны кире борырлык!
70 белән атласаң да,
Табиб дилбегәсе әле кулыңда.
Иң җаваплы, иң саваплы
Аллаһ Тәгаләнең юлында.
Изге теләк белән каршылыйсың
Дөньяга аваз салган бәбине.
Ислам йолаларын саклап,
Коръән сүзләре белән пакълап,
Озатасың күзен йомган әбине...
Мәрхәмәтле шундый табибәләр -
Безнең яшәешкә зур терәк.
Туганнан үлгәнчегә кадәр

Алар барыбызга да кирәк!

Үз халкыңа кылган изгелекләр
Жиңеләйтсен картлык юлларны.
Хәтерләтсен тырыш хезмәт иткән

Яшьнәп үткән яшьлек елларны!

Гомернең озынлыгы еллар белән түгел,
Кылган изгелекләр белән санала.
Сине яраткан халкың күңелендә
Якты хәтирәләр белән кала, саклана.
Миһербанлы дәвалаучы, сабырлаучы,
Табибә йолдызы Зәкия!
Сине хөрмәтләп, яратып
Авыл халкы әйтә мәдхия!
Олы җанлы шундый табиблар
Авыл жирендә бик сирәк...
Аларны олылап баш иеп
Рәхмәт әйтү генә бик аз...
Аларга һәйкәл куярга кирәк!

Фирдания ИХСАНОВА, Төмән районы, Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836