Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер җиренең лаеклы улы

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4“Узган елның декабрь ахырында өлкә мөселман Диния нәзарәте офисында “Гурман” кулинария директоры Азат Булатов кунак булып китте. Аны Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты баш белгече Радмир Газизов каршы алды. Очрашу барышында Зиннәт хәзрәт Азат Булатовка милли традицияләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне, Диния нәзарәтенә өлкәдә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Азат Булатов исеменә аның актив эшчәнлеге өчен бигрәк тә Төмән шәһәре татарларыннан күп рәхмәт сүзләре яңгырый, чөнки төмәнлеләр милли ашлар әзерләүдә махсуслашкан “Гурман” аш-су хезмәте белән бик тә теләп файдалана. Төмән татарлары милли, дини бәйрәмнәр, шулай ук никахлашу һәм башка вакыйгалар уңаеннан оештырган тантаналары алдыннан “Гурман” милли кулинария хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр, милли ризыкларга заказ бирәләр,” – диеп язылган “Әль-хак” информацион-мәгърифәт порталында.

Төмән татар мәдәният үзәгендә уздырыла торган һәрбер милли бәйрәм “Гурман” милли ашларыннан башка узмый. Мул итеп әзерләнгән бай өстәлләрдәге милли ризыклар һәм башка тәм-томнар кулинария директоры Азат Булатов һәм аның милли ашлар әзерләүне күңелләрен биреп башкарган хезмәткәрләре тырышлыгында булдырыла. “Гурман” төмәнлеләр арасында тәмле һәм арзан ашарга яки теләсә кайсы тантананы билгеләп үтәргә мөмкин булган урын буларак билгеле.

- Үз эшчәнлегебезне 2013 елда “Сиббурмаш” оешмасы ашханәсе базасында башладык. Ә нәкъ менә милли аш-су әзерләү буенча безнең чишмә башында торган һәм безне илһамландыручы кешебез Лилия Кәримова булды. Ул безне Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә катнашырга киңәш итеп, район, шәһәр һәм өлкә дәрәҗәсендәге Сабан туе кебек милли бәйрәмнәрне оештыруга җәлеп итә башлады. Без Татарстан вәкилләре өчен чараларда табын әзерлибез, кунаклар бик гаҗәпләнеп һәм Төмәндә милли татар кухнясы булуга канәгать калып кайтып китәләр. Бүгенге көндә дә татар мәдәният үзәге, аның җитәкчесе Мансур Маннур улы белән эшләвебезне дәвам итәбез. Шулай ук Ринат Насыйров һәм Зилә Юсупова, Динар Абукин, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков белән хезмәттәшлек итәбез.

Безнең оешмада баштан ук эшли башлаган 11 хезмәткәр - үз эшләренең чын осталары, алар коронавирус пандемиясе вакытында да ташлап китмәделәр. Үз-үзеңне изоляцияләү турында игълан иткәч, оешмабыз, күпләр кебек үк, заказлар кабул итеп, аларны вакытында илтеп җиткерүгә зур игътибар бирде. Хәлләр яхшыдан түгел иде, әмма начаррак та вакытлар булганы бар. Беренче чиратта, без, барысы кебек үк, чыгымнарны оптимальләштердек. Кемнедер өйдә эшләргә җибәрдек, эш вакытын кыскарттык, әмма коллективның төп нигезен, хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын саклап калдык. Моннан тыш, барлык ашханә хезмәткәрләрен Диния нәзарәте оештырган хәйрия проектларына җәлеп иттек. Быел Корбан гаете пандемия вакытына килеп эләккәч, без дин әһелләре белән бергә хәләл ит, милли камыр ризыклары - гөбәдия, өчпочмак, вак бәлеш кергән азык-төлек җыелмалары турында фикерләшеп, аларны әзерләдек. Алар мохтаҗ гаиләләргә таратылды.

Үз кулинариябездә чыннан да хәләл продукцияне куллануыбызга карата сораулар күп туа. Без бары тик тикшерелгән һәм ышанычлы хәләл ит белән тәэмин итүче оешма белән генә эшлибез. Бу сертификацияләнгән кибет, аңа мөселман Диния нәзарәте дә ышана. Аның белән без мөселман һәм милли бәйрәмнәрне оештыру буенча үзебезнең эшебезне башлаганнан бирле хезмәттәшлек итәбез.

Үзем мин барлык милли чаралар уздырылган, барлык гореф-гадәтләр сакланган татар гаиләсендә үстем. Милли ризыкларга килгәндә, татар кухнясы, беренчедән, тәмле, икенчедән, матур булсын өчен барысын да эшлибез, бу безнең эшебездә бик мөһим. Бу пешекчеләрнең, аш-су осталарының татар гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен яхшы белүләре нәтиҗәсе. Бу яктан миңа хатыным Анастасия һәм әнием бик булыша.

Без әниләрнең, әбиләрнең иске язмаларын табып, милли камыр рецептларын пешекчеләр белән бергәләп өйрәндек. Эзләнү, сынау һәм хаталар аша милли камыр ризыкларының технологик картасы формалаштырылды. Барлык камыр ризыклары, стандарт ризыклар бик тәмле һәм натураль ингредиентлардан эшләнгән. Милли ризыклар исемлегенә өчпочмак, кыстыбый, өлеш, гөбәдия, вак бәлеш, токмачлы аш керә.

Туганнарым, гаиләм белән аралашканда да эш мәсьәләләре буенча киңәшләшәм, һәм алар ярдәме ашханә уңышында зур роль уйный. Әти-әнием биргән тәрбия, Төмән нефтегаз универститетында алган югары белемем язмышымда күп булыштылар. Әти-әнием тормышның төп асылын — актан караны, яхшылыктан яманны аерырга, тырышып эшләргә, дуслар, туганнар белән тату яшәргә өйрәттеләр. Ата-ананың лаеклы улы булып үсәргә, яшәргә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен сакларга өйрәтүләре, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүләре өчен мин әти-әниемә гомерлеккә бурычлымын. Хатыным шулай ук гел миңа теләктәшлек белдереп, минем терәгем булып тора. Андый терәк һәм аңлаучы булмаса, берни дә булдыра алмас идем, - дип сөйләде Азат Рефкат улы.

Аралашу вакытында ышанычлы партнер булуы, югары сыйфатлы ашамлыклары һәм профессиональлеге өчен Азат Булатов җитәкчелегендәге “Гурман” кулинариясен Төмән шәһәре башлыгы А.Моор, “Себер татарлары” җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Д.Абукин, Төмән өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Насыйров, Төмән шәһәре көнен бәйрәм итү кысаларында “Сабантуй” милли татар бәйрәмен югары дәрәҗәдә әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен татар мәдәнияте үзәге директоры Л.Кәримованың Рәхмәт хатларын безнең игътибарга тәкъдим итте.

Без әңгәмәбезне хыяллар һәм планнар турында классик сорау белән тәмамладык:

- Алдагы планнарыбыз бар инде. Һәм бу якындагы планнар. Милли колоритны югалтмаска уйлыйбыз, кунакларга тулы, әмма кыйммәтле булмаган аш-су сайлау мөмкинлеге бирергә телибез. Тик әлегә киләчәккә планнар турында алга күз саласы килми. Барысын да кайчан килеп чыкса, шул хакта сөйләячәкмен, - дип кызыксындырды безне Азат Булатов.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836