Материалы

“Сезсез дөнья күңелсез”

последние и лучшие новости искусства в мире

2-5Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларыбызның башыннан үткән сынаулар.

20 нче декабрь көнне Ялутор районы, Күлавыл авылында гомер кичерүче, хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны, “Яңарыш”ның актив хәбәрчесе Наҗия Минназарова (Мадьярова) үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Күркәм бәйрәме белән аны Ялутор районының ветераннарга һәм реабилитацияләнгән затларга ташламалар бирү буенча әйдәп баручы белгече Анастасия Әминова, Аслана авыл хакимияте башлыгы Илгиз Хәйруллин, Аслана авыл җирлегенең социаль эш буенча белгече Римма Каташова котладылар, юбилярны чәчәк бәйләмнәренә күмеп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. ”Тамаша” фольклор коллективының җырчылары: Юлдаш Кәбиров, Ильяс Бакиев, Мәрьям Төлкебаева, Роберт Сабиров матур концерт программасы тәкъдим иттеләр, юбилярның күңелен күреп, онытылмаслык тәэсирләр калдырдылар. “Ул безнең, үзенең укучылары өчен гел үрнәк булып тора. Кечкенә чактан ук, әле сөйләшә дә белмәгән балаларны җырларга өйрәтте”, - диде Ильяс Бакиев.

Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, күңел көрлеген югалтмаган ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм радиоалгыч бүләк ителде, шунда ук ул аны яраткан «Татар радиосы» дулкынына көйләп куйды. “Оныкларым юбилеема тартылган яңа түшәм, балаларым өйдә җылы су булсын өчен бойлер бүләк иттеләр”, - дип үзенең шатлыгы белән уртаклашты Наҗия әби. Әбекәй болындай зур, газ кертелгән, барлык уңайлыклар тудырылган өйдә исән-имин көн күрә.

Йортта бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Уңган, кунакчыл киленнәре, ачык күңелле уллары, көләч йөзле оныклары тырышлыклары белән әзерләнгән мул табын артында кунакларны сыйладылар.

Наҗия Сабирҗан кызы Минназарова - укытучы, оста җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, шат күңелфле, энергияле һәм оптимист рухлы әби, яхшы аккомпаниатор. Ул Төмән районының Шыкча авылында туа. Башлангыч сыйныфны тәмамлаганнан соң, сугыш вакытында «Коммунизм» исемендәге колхоз кырларында печән чабу, бәрәңге җыю кебек эшләрдә эшли, башак җыя. Әтисе Сабирҗан һәм абыйсы Факирҗан Мадьяровлар фронтка алынганнан соң, аның хезмәт юлы башлана. Ул тыл ветераны. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә. Олылар белән беррәттән кечкенә Наҗия урман эшләрендә дә эшли. Сугыштан соң гына ул җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Тубыл татар педучилищесында белем ала. 1953 елда педучилищены кызыл диплом белән тәмамлый һәм читтән торып Төмән институтының физика-математика факультетына укырга керә. Студент чагында ул үзешчән сәнгать төркемнәрендә актив катнаша. Математика укытучысы булып Аслана урта мәктәбенә җибәрелә. Биредә биш ел хезмәт итә. Драма һәм хор түгәрәкләрендә җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә коллектив берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1958 елда Күлавыл башлангыч мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләнә. 10 ел мәктәп белән җитәкчелек итә, лаеклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Күп еллар гомерен мәктәпкә багышлаган Наҗия апа «Өлкән укытучы» исемен ала. Педагогик хезмәт ветераны, хезмәт фронты ветераны Наҗия Сабирҗан кызы төрле медаль, билгеләр белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Камил абый белән 57 ел гомер итеп, ике ул үстерәләр. Кызганычка каршы, Камил абый бу дөньядан 5 ел элек китеп барды. Наҗия әбинең тормыш карашы: «Җырлап яшәргә, чөнки музыка - кешене бизи».

Хәзерге көндә Наҗия әбинең 3 оныгы бар. Ул оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында әбинең абруе зур. Уллары, киленнәре өчен ул - кадерле әни, оныклары өчен - хөрмәтле әби.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума