Материалы

Сыйфатлы һәм арзан медицина хезмәте күрсәтү хокукы

последние и лучшие новости искусства в мире

25-10Беренче июльдә безнең илдә Төп законга – РФ Конституциясенә, РФ субъектларының закон чыгару хакимияте органнары тарафыннан хупланган төзәтмәләр кабул итү өчен тавыш бирү булачак.

Вагай районы, Юрмы авылыннан Рәисә Сафиуллина бу уңайдан үз сүзен әйтте:

- Минем гаиләм район, өлкә, ил тормышы турындагы яңалыклар белән һәрвакыт кызыксына. Без телетапшыруларны карыйбыз, газеталар алдырабыз һәм укыйбыз. Күптән түгел яңа төзелгән Юрмы ветераннар советы рәисе итеп сайландым.

Мине 72 һәм 132 статьялар кызыксындырды. Алар һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина хокукы турында: “РФ һәм аның субъектларының уртак карамагында: сәламәтлек саклау мәсьәләләрен координацияләү, шул исәптән һәркем өчен мөмкин булган һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү, җәмәгать сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен шартлар тудыру, гражданнарның үз сәламәтлегенә җаваплы карашын формалаштыру...”. “Җирле үзидарә органнары... үз компетенцияләре кысаларында медицина ярдәменең һәркем өчен уңайлы булуын тәэмин итәләр” дә бик мөһим.

Без Вагай районы чигендә, район үзәгеннән ерак яшибез. Вак таш түшәлгән юл әле Юрмыга кадәр барып җитмәде, халкының тормыш-көнкүреше бик шәптән түгел. Юрмы авылында - 334, Әшледә - 164, Янектә 23 кеше яши. Фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) бездә генә бар. Бина иске. Өч авыл халкына хезмәт күрсәтүче медицина хезмәткәрләре һәм яңа бирелгән ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе барысына да өлгерәләр, яхшы эшлиләр. Төп шатлык - 2019 ел ахырында Юрмыда яңа модульле ФАП урнаштырылды. Без аның ачылуын көтәбез. ФАПта заманча медицина җиһазлары, уңайлы кабинетлар булачак. Бу хакта хәтта хыялланырга да җөрьәт итмәгән ата-бабаларыбыз. Бүген дә күп авылларда медпункт юк. Конституция кешенең илнең теләсә кайсы почмагында сыйфатлы медицина ярдәме алу хокукын ныгыта. Җирле хакимият органнары да бу эштә җаваплы булачак. Конституциягә төзәтмәләр медицинаның үтемлелеген һәм сыйфатын ныгытачак, димәк, ярдәм реаль булачак. Илнең төп законына кертеләчәк тормыш сыйфатын яхшыртуны гарантияләүче төзәтмәләр шактый күп. Шуңа күрә мин тавыш бирергә барырга кирәк дип саныйм. Бу һәркемнең закон белән каралган хокукы һәм һәр кеше үтәргә тиешле гражданлык бурычы.

Фатыйма ВӘБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума