Материалы

Сикәлтәле тормыш юлыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

6-3Һәр авылда да олысы-кечесенең хөрмәтен яулаган кешеләр була. Киңәш, ярдәм сорарга икеләнмичә һәркем аларга бара, Наил Әхмәт улы Мөхәммәтов та нәкъ менә шундыйларның берсе. Ул 23 ел Яркәү районы, Бурбар урта мәктәбендә балаларга хезмәт дәресләрен алып барган, укучылары белән сыерчык оялары, урындыклар, көнкүреш кирәк-яраклары ясаганнар. Кыскасы, аларны олы тормыш юлына кирәкле һөнәргә өйрәтеп озаткан. 1996 елда лаеклы ялга чыккач та, көнозын үзенең остаханәсендә кайнаша. Авылдашларына өстәл-урындык, ишекләр, тәрәзә йөзлекләре ясый, мич сала, буралар бурый. Нинди эшкә тотынса да кулыннан килә, диләр аның турында бурбарлылар. Соңгы 10 елда ул мәчеткә йөри һәм зур җаваплылык белән астананы карый. Элек Бурбар авылы астанасы тирәсеннән үтүче юлчылар садаканы җиргә салып киткәннәр.

Моны күздә тотып Наил Әхмәт улы агачтан бизәкләп лапас ясап, махсус тартма элгән. Шулай ук ул авыл тарихын язып бара, биредә ул яңа туган балалар, вафат булучыларның исемлеген дә күрсәтә. Болардан башка Наил Әхмәт улының тагы яраткан шөгыле бар – ул күп укый. Дөнья яңалыкларын күпләр аннан белешәләр, кайгы-шатлыкларын уртаклашучы да, акыллы киңәшләр бирүче дә ул. Ә инде катлаулырак сораулар килеп чыкканда, дөрес җавапны ул  китаплар киштәсендәге 32 томнан торган энциклопедия китапларыннан эзләп таба. “Яңарыш” газетасын Наил Әхмәт улы беренче көннән ук яздырып укып бара. Газетаның беренче мөхәррире Азат абый Сәгыйтов турындагы истәлекләре белән бүлешеп: “Бик зирәк, киң белемле һәм бик тә мәрхәмәтле кеше иде”, - дип әйтә ул. Баксаң исә, 1962-1963нче елларда Азат абый аны Байкалово кичке мәктәбендә 10нчы сыйныфта укыткан һәм класс җитәкчесе булган. Хәер, Наил Әхмәт улының балачагы тотрыклы рәвештә үтмәгән. Ул 1947нче елда Омск шәһәрендә дөньяга килә. Әнисе Адилә Кәлимулла кызы сугыш елларында Яркәү районы, Биктәр авылыннан Омск шәһәренә хезмәт армиясенә җибәрелә. Әтисе - Бурбар авылы егете Әхмәт Харис улы сугыштан яраланып кайткач, бирегә килә һәм алар шунда танышылар да, 1946нчы елда тормыш корып җибәрәләр.   Бераздан туган якларына кайтып төпләнәләр. Наил Әхмәт улы 1 нче сыйныфны Биктәр авылында, 4нче сыйныфны Бурбарда укый. 1958нче елда Мөхәммәтовлар гаиләсе Тубыл районы, Барсучье авылына күченгәч, 4 сыйныфны аңа кабат укырга туры килә. Авылда утын әзерләү эше ябылгач, алар яңадан Бурбарга әйләнеп кайталар. 8 сыйныфны тәмамлагач, 9 сыйныфны төньяктагы Пионерский поселогында, 10нчы сыйныфны – Байкалово (Тубыл районы), 11 сыйныфны Бачилино мәктәпләрендә укый. Аннары Ярковода ДОСААФта шофер һөнәре буенча таныклык алып, армия хезмәтенә чакырыла. Ил каршындагы бурычын югары дәрәҗәдә үтәп кайткач, Бурбар урта мәктәбенә хезмәт дәресләре укытучысы булып эшкә урнаша, бераздан башлангыч хәрби әзерлек һәм һөнәр сайлау дәресләрен дә алып бара. Карбан авылы кызы Минзифа Абдулла кызы белән бәхетле гаилә төзеп, 3 бала үстерәләр. Хатыны турында Наил абый: “Ир кешенең бәхете хатыныннан тора, язмыш миңа бик акыллы, һәряктан да уңган хатын бүләк итте”, - дип  әйтә. Бүгенге көндә алар өй хезмәте белән, ә җәен күпчелеге бакчачылык эше белән мәшгульләр. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр күп итеп утырталар, чәчәкләр үстерәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума