Материалы

“Соңгы сулышыма кадәр үтәрмен”

последние и лучшие новости искусства в мире

11-7Сәит Мөхәммәдсафа улы Шәмсетдинов Төмән районы, Муллаш авылында 1909 елның 9 августында 6 нчы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән дини дәресләр алып, гарәпчә укый-яза белгән, әкренләп рус телен дә үзләштергән һәм яхшы итеп русча да укый-язарга өйрәнгән. Колхозда атлар караучы булып эшләгән. Туганнарының сүзе буенча, матур итеп җырлаган да, биегән дә.

1941 елда сугышка алына. Волхов фронтында 387 нче полк 1 нче батальон 3 нче ротага пулеметчы итеп беркетелә. Фашистлар белән каты бер бәрелештә безнең солдатларның саны исәпле генә калгач, сугыш кырын үтеп чыгу өчен бик авыр хәл булган.

Төрле яктан дошман уклары һәм туплар шартлаган чакта, ничек булса да, үзебезнең гаскәр ягына омтылган вакыт бер иптәше белән Сәит абый «тәкбир» әйтеп барган. Якында гына уклар оча, агач ботаклары егыла, ә безнең ике солдат исән кала, Әлхәмдүлилләһ. Сәит абый сугышта сүз биргән: «Әгәр исән-сау кайтсам, соңгы сулышыма хәтле дини йолаларны үтәп тиешле намазларны укыячакмын», - дип. 1943 елда уң аягы каты яралана, гангрена башлана - куркыныч хәл - ампутация кирәк. Урманда операция ясарга шартлар, бернинди наркоз кебек дәвалар булмый. Тере аякны кисү өчен пычкы китерәләр, Аллаһы сакласын. Ошбу сүзләрне язган вакыт кулларым калтырап, йөрәк тибешем көчәеп, күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Бер аяк белән калган солдат күп вакыт госпитальдә ятып чыга һәм ике таякка таянып туган авылына кайтып керә. Сугышта «Кызыл йолдыз» ордены, «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң, инвалид буларак (2 нче группа), хуҗалык эшләреннән азат ителә. Үзенең әмәнәтен үти – гомеренең ахырына кадәр хак динебезгә буйсынып яши.

1970 елда Сәит абый гаиләсе белән Индрәй авылына күчеп килә. Авылдагы карт имам - Нәбиулла бабай Корманов Сәит абыйның дин юлындагы тырышлыгын күреп, үзеннән соң имам вазыйфасын аңа тапшырырга ризалык бирә. 1972 елдан 1992 елга хәтле ошбу бик җаваплы булган хезмәтне Индрәй авылында Сәит бабай алып бара. Үзеннән соң җитәкчелек эшен кияве Юныс Тилимбаевка тапшыра. Сәит бабай - Индрәй авылында юллар төзәтүдә катнаша. Үз акчасына уяз урыннарга ком китертеп түктерә. Ятим балаларга еш булышкан, дип әйттеләр туганнары.

Хатыны Факия апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Сәит бабай 1992 елның 7 июлендә вафат була, Индрәй зиратында җирләнгән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума