Материалы

“Сугышта танк, машина йөртүче булган”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-10Редакциягә Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фоторәсем тотып өлкән яшьтәге хатын-кыз керде. Апа дулкынланды, беркүпме тын алганнан соң, нинди сәбәп белән килүен әйтте.

- Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Мин 1942 елда әти сугышта булганда дөньяга килгәнмен. Яркәү районы, Ваңгы авылында гаиләдә 9 бала үстек. Үткәннәрнең күбесе онытылды, әмма ул вакытта нәни булсам да, сугыш еллары бүгенгедәй хәтеремдә, күз яшьсез исемә төшерә алмыйм. Сезгә фронтовик әтием турында сөйлисем килә, - диде ул. Бу сүзләрдә күпме сагыш, юксыну иде...

Без ападан үзе белән таныштыруын сорадык.

- Мин – Рәйханә Хәбис кызы Әюпова булам. Әтием – Хәбис Ситдыйк улы Ситдыйков 1917 елда, әнием – Шәмчиҗамал Рамазан кызы 1919 елда туганнар. Үземне белгәннән бирле Рамазан бабаемнарда булдым. Бабаем мулла иде, Хәлим бабай Янов белән йорт саен йөреп Коръән сурәләрен укыдылар. Бу Советлар заманы иде, бабаем мине дә намаз укырга өйрәтте.

Әтидән фронттан хат килсә, шатлана идек. Берзаман, посылка җибәрде, эчендә мендәр тышлары иде. Әни алардан бала күлмәкләре текте.

1960 елдан бирле гаиләм белән Төмәндә яшим. Дин юлында йөрим. 2008, 2012 елларда Согуд Гарәбстанына Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылдым. Узган гасырның 90 нчы елларында үзлектән Коръәнне укый башладым. 2008 елдан Төмән Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә укуларга йөрдем, мөгаллимәбез Рәхимә апа (мәрхүмә) иде. Соңгы елларда Сакко урамында урнашкан Төмән өлкәсе мөселманнары дини идарәсенә шулай ук дин дәресләренә йөрим. Хәзерге көндә ике балам тәрбиясендә 7 оныгыма куанып тыныч картлык кичерәм.

Әтиемнең яуда ничек сугышуы турында үзеннән һәм әниемнән ишеткәннәрдән сөйлим. Әти 17 яшендә өйләнгән. Армиягә чакырылганчы 1937 елгача колхозда тракторчы булып эшләгән. Хәрби бурычын 4 ел үти, 1941 елның язында кайта. Тиздән сугыш башлана, өйдә бер ай гына яшәп кала, фронтка китә. Ул сугышта механизатор буларак танкчы һәм шофер вазифаларын үти. Бервакыт, бер офицер белән “полуторка” машинасында алгы сызыкка барганнарында бомбага эләгәләр. Алар бу вакытта күпердә булалар. Бомба нәкъ яннарында шартлый һәм боларны аска ыргыта. Әти руль артындагы шофер буларак исән кала. “Рульне кочаклаган килеш утырганмын, мине аннан чак каерып алганнар», - дип сөйләде. Офицерның шунда ук башы өзелә. Әти контузияләнгән, уң як аягы сынган. Гомере буе контузиядән газапланды: каты башы авыртты, колагыннан кан, үлек акты. Аягы да үзен сиздерде: йокларга ятса каты сызлана иде. Ул госпитальдән чыккач, Берлингача танкчы булып сугыша. Җиңүдән соң шунда ук Берлиннан көнчыгышка җибәрәләр. Сугыштан бер елдан соң - 1946 елны гына кайта. Миңа ул вакытта 4 яшь иде, әтинең кайтуын яхшы хәтерлим.

Бу чорда авылда ирләр юк иде. Әтигә яңадан 4 авылда: Ваңгы, Польяновка, Михайловка, Степановкада тракторчы булып эшләргә туры килде. Егетләрне тракторчы һөнәренә өйрәтте. Хатын-кызлар тагылмада, чәчкечтә эшләүче-ярдәмчеләр булдылар. Әти тракторчы-бригадир да иде, көнен-төнен эшләде, без аны күрми идек, 26 ел хезмәт итте. Соңгы елында нык аягы авыртты, өлкә шифаханәсенә алып бардык. Анда аягын ампутацияләргә кирәк, диделәр. Әти моңа риза булмады, шулай пенсиягә дә чыкмый 59 яшендә яныбыздан китте. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган, кайтып вафат булган солдатларга мәңгелек дан!

Минем үземнең хезмәт стажым 45 ел, 65 яшемәчә эшләдем. “Хезмәт ветераны” исеменә һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булдым. Профсоюз обкомында 30 ел профсоюз эшен җитәкләдем. Гомерем буе икътисад өлкәсендә хезмәт башкардым. Узган гасырның 90 елларында өлкә татар мәдәният үзәгендә бухгалтер вазифасын үтәдем. Директор тирән белемле, үтә җаваплы, талантлы җитәкче, гадел, кешелекле Фәрит Хәкимов булды. Коллектив дус, бердәм, ярдәмчел иде, - дип сөйләде Рәйханә Хәбис кызы.

Без кызыксынып Фәрит Хәкимовка шалтыратып Рәйханә апа турында сораштык.

- Рәйханә апа гади бухгалтер булса да, безнең белән бергә кайнап, борчылып яшәде. Милли җанлы, мәрхәмәтле, дөньяга җитди карашлы, милләттәшләрен нык яратты. Коллективта иң өлкән әгъза буларак, безгә ул әни урынына иде. Бәйрәмнәр, чаралар уздырганда безгә ямь өстәде, актив иде, аннан киңәш сорый идек. Ул хәзер дә кызыксынып хәлебезне сорап тора. Фольклорчы Әлминур апа Патршина белән уртак тел таптылар, икесе дә себер татарлары, бик аралаштылар. Әлминур апа үзенең җыентыкларын җыйганда Рәйханә апа ярдәм итте. “Яңарыш” газетасын беренче көненнән алдыра, яратып укый. Барчасы өчен Рәйханә Хәбис кызына зур рәхмәт, - дип сөйләде Фәрит Хәкимов.

Гомере буе тырыш хезмәт башкарган, өлкә татарларының иҗтимагый тормышына үз өлешен керткән, иманлы, гаиләсендә яраткан әни, әби булып яшәүче Рәйханә апа белән чын күңелдән горурланабыз, шатланабыз. Ходай Тәгалә исәнлек, иминлек насыйп итсен.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума