#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе Лилия Гафият кызы Кәримова вафат булды

последние и лучшие новости искусства в мире

40-629 сентябрьдә 45 яшендә хөрмәтле җитәкчебез Лилия Гафият кызының йөрәге тибүдән туктады. Бу - туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, фикердәшләре, Төмән шәһәре һәм Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге өчен вакытсыз һәм авыр югалту. Л.Г.Кәримованың бөтен гомере – үз идеалларына һәм инануларына тугры хезмәт итүнең ачык мисалы.

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге директоры вазыйфасында 13 ел эшләгәннән соң Лилия Гафият кызы югары профессиональлек һәм хезмәт сөючәнлек күрсәтте.

Лилия Гафият кызы Кәримова 1974 елның 10 мартында Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Комсомольск авылында туа. Балачак, яшьлек, үсеш еллары кече Ватанга әверелгән Тубыл шәһәрендә узды. 1990 елда Тубыл шәһәренең В.Ленин исемендәге педагогия училищесында “Башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Бию түгәрәге җитәкчесе” белгечлекләрен ала һәм хезмәт юлын 1993 елда Тубыл шәһәрендә чыгып килә торган татар радиосында башлап җибәрә. 1997 елда шәһәрнең 15 урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп чакырыла. Шул елларда “Бәллүр” исемле җыр һәм бию ансамблен төзеп, 10 ел буена уңышлы җитәкли. 2000 елдан ул Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара. Тубыл дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлаганнан соң, 2004 елдан алып хәзерге көнгә кадәр ул Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә башта - гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазыйфасын, ә 2006 елдан директор буларак эшен дәвам итте. Лилия Гафият кызының аралашучанлыгы, инициативалы һәм белемле булуы төрле оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре белән бергә эшләргә ярдәм итә. Татар мәдәният үзәге күп еллар Төмән өлкәсе татар Конгрессы, мөселман Диния нәзарәте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә чик сакчылары ветераннары һәм башка милли оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә татар мәдәният үзәге шәһәр буенча заманча, күп функцияле иҗади ял үзәге булып үзен танытты. Халкыбызга тырыш хезмәт күрсәтүче Лилия Гафият кызы 2008 елда татар мәдәниятен популярлаштыру, милли тәрбия һәм белем бирү максаты белән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” проектын дөньяга ашырды. Шулкадәр тирән мәгънәгә ия, яшьләр өчен социаль әһәмиятле әлеге бәйгеләр өлкә татар Конгрессы ярдәме белән 11 нче тапкыр уздырылды. Гомумән, без, татар мәдәният үзәге коллективы, Лилия Гафият кызына олы рәхмәтлебез.

Лилия Гафият кызы Кәримованың эшчәнлеге Тубыл шәһәре хакимияте (2000 ел), Тубыл шәһәре мәгариф комитеты (2002 ел), Тубыл шәһәре мәдәният комитеты (2003 ел), Төмән шәһәре мәдәният идарәсе (2011 ел), милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты (2011 ел), Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы (2012 ел), өлкә Думасының (2017 ел) Мактау кәгазьләре белән һәм шулай ук милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты (2003, 2008 ел), Бөтендөнья татар Конгрессы (2009 ел), өлкә татар Конгрессы (2010 ел), Төмән шәһәренең үзәк административ округы идарәсе (2011 ел), өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе (2011 ел), өлкә татар милли-мәдәни автономиясе (2011 ел), Төмән шәһәр Думасы (2013 ел), “Бердәм Россия” партиясенең Төмән төбәк бүлеге (2014 ел), Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы (2016 ел), өлкә Думасының (2017 ел) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2019 нчы елда Лилия Гафият кызына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836