#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тамашачыларына илһам өләшүче Әлфия

последние и лучшие новости искусства в мире

15-5Тубысы авылы хезмәт сөйгән, тырыш, талантларга бай халкы белән үзенчәлекле. Авылдагы матур, төзек йортлар, урамнары, монда яшәүче милләттәшләребез хезмәтнең тәмен белеп яшәгәннәрен күрсәтә. Авыл халкының гореф-гадәтләрне, йола–бәйрәмнәрне саклап, буыннан-буынга тапшыруы, аларның рухи дөньялары да бай булганын раслый. Монда мөһим рольне мәдәният үзәге хезмәткәрләре башкара. Тубысы авылы һәм Вагай район мәдәният йортында мәдәни чараларны оештыручы булып унынчы ел хезмәт итүче Әлфия Гомәр кызы Мөслимова район күләмендә клуб оешмалары арасында узган бәйгедә җиңү яулый.

25 мартта узган һөнәри бәйрәм көне уңаеннан Әлфия Мөслимовага Вагай районы хакимият башлыгы Рамай Сөнгатуллин Рәхмәт хаты тапшырды. 27 мартта Әлфия Гомәр кызы 55 яшен каршылады. Аны гомер бәйрәме белән ихлас күңелләреннән авыл халкы, тамашачылар, якыннары, авыл хакимият башлыгы Рисхәт Әминов котладылар. Әлфия Гомәр кызы мәдәният өлкәсендә эшләгән чорда район, өлкә һәм Россия күләмендә үткәрелгән бәйге-фестивальләрдә призлы урыннарга лаек булды. Ул Тубысы клубында “Дулкын” ансамблен оештыра. Бу ансамбльдә авылның сәләтле үзешчән җырчылары катнашалар. Алар милли, дини бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарга багышланган мәдәни чараларда җырлап тамашачыларның кәефләрен күтәрәләр. Ансамбльгә әле ике генә ел булса да, алар район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгәннәр. Әлфия Гомәр кызы башкаруында “Чишмә башы”, “Кышкы чия”, “Су буйлап” дип аталган җырларны   тамашачылар яратып тыңлыйлар, җырчыны алкышлар белән озаталар. Әлфия ханым үзенең хезмәт юлы турында: “Мин кече вакытымнан җырларга яратам. Шулай да, мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер һөнәренә укып чыктым. 12 ел бу юнәлештә Түбән Варта шәһәрендә, аннары туган авылымда кибеттә эшләдем. Бәйрәмнәрдә, гаиләмдә балаларыма, оныкларыма җырлыйм. Мәдәни юнәлештә эшли башлаганыма мин бик шатмын. Башкарган җырларыма сәнгать осталары бәя бирделәр. Беренче, икенче урыннар яулаганыма да сөенәм. Россия күләмендә узган “Түгәрәк уен”, “Халык сәнгате” өлкә фестивальләрендә икенче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдым. Өлкә күләмендә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узган IV нче “Себер сандугачы” бәйгесендә 1 нче урын бирелде. Дәрәҗәле жюри әгъзалары тавышыма, җырларны башкару осталыгыма бәя бирделәр. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткәнебез өчен дипломнарга лаек булдым. Бәйгеләрдә катнашу, җиңү җырчыларга, мәдәният хезмәткәрләренә иҗат итәргә яңа көч һәм ышаныч бирә. Мин Тубысы авылында яшәүче авылдашларыма рәхмәтлемен. Мәдәни чаралар аларның ярдәме белән үтә”, - дип сөйләде. Җырлары белән һәрчак илһам һәм шатлык өләшүче Әлфия Гомәр кызының иҗат утында янып, якыннарын, авылдашларын шатландырып тагын озак еллар хезмәт итүен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836