Материалы

Тәгәри гомер арбасы...

последние и лучшие новости искусства в мире

“Белми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырларда җырланса да, ул һәркемнең үзенчә була торгандыр. Миңа дә инде быел февраль аенда 70 яшь тулды. Ата-ана йортында үткән бәхетле балачагым, шау чәчәкле яшьлек елларым, студент чаклар, мәктәптә эшләгән елларым, борчылулар, сагышлар, бәхетле мизгелләрем – барсы да үземнеке. Мин башкача яши дә алмас идем. Тик югалту сагышларым, кайгы-хәсрәтләрем генә кабатланмасыннар иде.

Укытучы буларак беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүләрем, беренче дәресләрем, беренче укучыларым – иң якты мизгелләрем булып истә калган. “Бу кызны үстерергә кирәк, бик өметле күренә ул. Киләсе уку елында ук Усак мәктәбенә күчерергә кирәк аны”, - дигән иде мәктәп директоры булып эшләгән Ишмөхәммәт абый Гайсин.

Яңа уку елыннан мин Усак мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып килдем. Тырышлыгым бар иде, барлык авырлыкларны җиңә алдым дисәм дә була. Олыкүлдән киткәч, дөрес, сайлау мөмкинчелегем дә бар иде. Минем күңелем яңа гына ачылган Вәчир мәктәбенә тартты. Анда яшьлегемнең иң матур чаклары үтте. Бүгенгәчә авыл кешеләрен, коллегаларымны, укучыларымны сагынып искә алам.

Биш елдан соң кабат Олыкүлгә кайттым. Киләчәгем, язмышым монда булгандыр инде. Күп еллардан соң Тубыл аэропортында Вәчир мәктәбендә укыткан укучыларымны очраттым. “Галия апа, сез бер дә үзгәрмәгәнсез. Без сезне онытмадык. Бергә җыелсак, гел искә төшереп, сагынып сөйлибез”, – диләр. “Сез безгә рус теленнән төпле белем биргәнсез. Кайда гына йөрсәк тә, укысак та, беркемнән дә ким булмадык. Рәхмәт сезгә, апа!” – диде бер укучы кызым. Еллар үткән саен, тормыш мизгелләрен кабат кичерәсең икән. Сагынуларым шундый көчле иде, Мәүлия апам Барсуковага шалтыратып озак-озак сөйләштек. Шул арада улым бандероль алып килде. Ачып карасам, бергә эшләгән коллегам, озак еллар Вәчир мәктәбенең директоры вазифасын башкарган Сафиулла абый Хисәметдиновның “В краю озер и болот” дип исемләнгән китабы, Халидә апа белән икесенең юбилеем белән котлаган открыткалары иде. Вәчир авылының танылган кешеләре арасында үземне күреп, күзләремә ышанмадым. Биш кенә ел эшләгән булсам да, авыл тарихына кереп калганмын. Бик шатландым. Рәхмәт сезгә, Сафиулла абый, рәхмәт, коллегаларым.

Тарихын торгызырлык уллары булган авыллар нинди бәхетле ул! Авылдашлары, һичшиксез, рәхмәтле булыр Сафиулла абый Хисәметдиновка. 43 ел укытучылык хезмәтендә булдым. Эшкә күңелемне биреп эшләдем, вакытымны да кызганмадым. Эштән лаеклы ялга китсәм дә, күңелем мәктәптә калды.

Юбилеем уңаеннан, газета битләрендә күп котлаулар чыкты. “Остазым” дип зурлап язган коллегам Асия Зимагуловага, “ерактагы якын туганым” Айнихәят апа Зәйнетдиновага, дустым, ахирәтем Наилә Абушевага, Усак мәктәбе администрациясенә, профсоюз комитетына, коллегаларыма, бертуганнарыма, Изил, Булат энеләрем гаиләләренә рәхмәтемне юллыйм. Омск шәһәреннән Җануфа апа Абушева, кызлары Гөлнара, Лилианга рәхмәтләрем чиксез.

Ә менә юбилей уңаеннан хәтем ашы уздырган көнне кичен мәдәният йортында концертта улым Хәсип “Әнием кулъяулыгы” дигән бер матур җыр бүләк итте. Мине зурлаган авылдашларыма, укучыларыма да рәхмәт.

Ә минем инде... Алтыннарга тиңләп гомеремне көзләремә кереп баруым...

Галия АБНАЗЫЙРОВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума