#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тыл ветеранын котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

2-6“Көсәйкүл авылында яшәүче Бәдретдин Айнетдин улы Айнетдинов 90 яшен каршылады. Хезмәт һәм тыл ветеранына район хакимиятеннән килгән вәкилләр Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырды”, - дип хәбәр итте безгә авыл ветераннары советы рәисе Мәхмүзә Сафиева.

Бәдретдин Айнетдин улы Көсәйкүл авылында күп балалы гаиләдә туа. Биш бертуганнарыннан алар икесе исән. Бәдретдин бабайны гомер бәйрәме белән котларга 80 яшьлек сеңлесе Хәмидә апа тормыш иптәше Камил бабай белән килгәннәр. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр.

Бәдретдин бабайның үсмер чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Хезмәт юлын ул иртә башлый. 14 яше дә тулмаган Бәдретдиннең балачак еллары да авыр авыл хезмәтендә үтә. Башта колхозда, аннары совхозда төрле авыр эшләр башкара ул. Бөек Ватан сугышына авылдан бөтен ирләр китә, шуңа күрә бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Бу буын балаларының күпчелегенең укырга да мөмкинлекләре булмый. Бәдретдин Айнетдинов яшүсмер вакытыннан утынын да әзерли, печән чаба, ашлык суга, гомумән, авыл хезмәтенә күнегеп үсә. Ул күп еллар тракторда эшли. Гөлфара апа (хәзер мәрхүмә) белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аның 7 баласы исән. Аның 20 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Бәдретдин бабай - сабыр, яхшы күңелле, тырыш, хезмәт сөйгән, туган авылын яраткан кеше. Алтын куллы балта остасы буларак ул яшь вакытында матур йортлар төзеп, мал-туар үстереп, бакчалар утыртып, тормыштан ямь һәм тәм табып яши. Хезмәттә үткән гомер юлын, тормышының шатлыклы мизгелләрен сагынып искә ала. Бәдретдин бабайга тормышта күп сынаулар, авырлыклар күрергә туры килсә дә, бирешми.

Мөдәррис улы белән Венера килене тәрбиясендә яшәгән, күп медальләр белән бүләкләнгән тыл ветераны дөньяга, илебез халкына тынычлык теләп яши. Бәдретдин бабайга бала-оныкларын сөендереп, исәнлек-саулыкта яшәргә язсын дигән теләкләр юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836